+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Апреля , 06:15

Батып үлгән сарыклар һаман калка...

Бөре районының Үзәт күлендә боз эреп беткән. Су өстенә моннан дүрт ай элек батып үлгән сарыклар калкып чыккан.

Батып үлгән сарыклар һаман калка...Батып үлгән сарыклар һаман калка...
Батып үлгән сарыклар һаман калка...
Шаһитларның берсе һәлак булган 22 малкайны санавын язган. Хакимияттән рәсми белдерү әлегә килмәде.

Бу фаҗига узган елның 16 декабрендә Луч хуторы янында булган иде. Сарык көтүе юка боз өстеннән икенче ярга чыгып китә һәм бата, бер сарык кына исән кала. Коткаручылар мәетләрне шундук чыгара башлады, ләкин эшләрне бер айдан соң гына бетерделәр. Ләкин бетмәгән булган икән әле...

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, барлыгы 1340 хайван чыгарылган. Фермер зыянны 20 миллион сумнан артык дип бәяләде. Ул коткаручыларның эшенә үзе түләгән һәм сарыкларның мәетләрен Татарстанга эшкәртүгә җибәргән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас