+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Апреля , 05:35

Дүрт кеше һәлак булган

Бүген Бәләбәй районында коточкыч авариядә дүрт кеше һәлак булган.

Дүрт кеше һәлак булганДүрт кеше һәлак булган
Дүрт кеше һәлак булган

Мәгълүматларга караганда, иртәнге сәгать алтыда Бәләбәй – Приютово автоюлының 28нче километрында правасы булмаган 16 яшьлек водитель идарә иткән "Дэу Нексия" юл читенә барып төшкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 27 яшьлек ир-егет, 29, 28 һәм 25 яшьлек хатын-кызлар һәлак булган. Машина йөртүче үзе авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эшен координацияләү, шулай ук барлык хәлләрне ачыклау өчен һәлакәт урынына БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе башлыгы вазыйфасын башкаручы, полиция полковнигы Олег Дмитриев килде. Юл һәлакәтендә катнашучыларның мәгълүматлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас