Иске чит ил автомобиле руле артында машина йөртү таныклыгы булмаган 16 яшьлек үсмер утырган.
«Башинформ» кичә иртән Бәләбәй районында булган коточкыч авария нечкәлекләрен хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, Бәләбәй-Приют автоюлының 28нче чакрымында җиңел автомобиль руле артындагы кеше идарәне башкара алмаган: машина юл читенә төшеп капланган. Юл-транспорт һәлакәте урынында дүрт пассажир һәлак булган: 27 яшьлек ир, шулай ук 25, 26 һәм 28 яшьлек өч хатын-кыз.
"Автомобиль руле артында урындагы колледжның беренче курс студенты булган. Ул төнге очрашулардан соң үз компаниясе белән машинада йөргән. Кайбер мәгълүматлар буенча, һәлак булган кызларның берсе — аның туганы, ул машинада үзенең сөйгәне белән бергә булган. “Дэу Нексия" үсмернең әнисенеке. Нәрсә булганын ачыкларга кирәк, әмма әлегә егет руль артында йоклап киткән дигән версия бар. Шулай ук юл шартлары һәм автомобильнең торышы каралачак. Һәлак булганнарны салоннан чыгару өчен коткаручыларга автомобильне кисәргә туры килгән», — дип яза мәгълүмат агентлыгы.
Хокук сакчыларына шулай ук үсмер гаиләсенең социаль хәлен ачыкларга кирәк булачак, ул элегрәк нинди дә булса хокук бозулар өчен җәлеп ителгәнме, шулай ук авария вакытында исерек хәлдә булганмы.
Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә исән калган үсмер хәзер канәгатьләнерлек хәлдә, реанимациядә түгел.
Аңа закон буенча үзенең танышларының үлеме өчен җавап бирергә туры киләчәк, чөнки Бәләбәй районара тикшерү бүлеге «Транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган кеше тарафыннан саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк затның үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты.