+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 Апреля , 05:09

Тудырган гына ана түгел...

Хикәянең дәвамы.

Тудырган гына ана түгел...Тудырган гына ана түгел...
Тудырган гына ана түгел...

 

4

...Кичке сөйләшүдән соң бала беразга онытылып торды. Артык сораулар биреп, әнкәсен бимазаламады. Шулай тыныч кына тагын 2-3 ел үтеп китте әле. Күрше әбигә шәһәрдән кайтып йөргән Аяз исемле малай белән алар дуслашып китте. Аның да әтисе юк икән. Үз әти-әнисе белән яшәмәгәнне аңа сөйләгән Ришат. Серләшкәннәр ике җан дус! Бу турыда Аяз – әбисенә, ә анысы Рәмиләнең әнисенә сөйләгән. Бу хәлдән соң Рәмилә, улын каршысына утыртып куеп:
– Улым, сөйләшик әйдә. Сүз куешыйк. Мин сиңа әниең турында барысын да белешергә сүз бирәм. Ә син кешегә сөйләп йөрмә, – диде каты итеп.
– Ярый, әни, – диде Ришат.
Моны ул тыныч кына кабул итте. Елап утырырга кечкенә түгел инде, бик җитди, чын ир-егет булачагы аңлашылып тора. Ләкин бигрәк һәр сүзне кечкенә йөрәге аша уздыра торган, нечкә күңелле булып үсеп килә! Рәмилә үзе шундый шул. Тәрбия җимеше дә бу очракта охшаш була торгандыр.
Рәмилә белән Рәүфкә баланы әнкәсе бала тудыру йортында калдырып китүе турында, билгеле, әйткәннәр иде. Үз районнарыннан икәнен белеп, шунда яшәүче апасы аша үзләре турында теге хатынга белдерде Рәмилә. Ул Лена исемле иде. Апасы белән бер авылда яши. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
Апасы аңа баланы күрсәтергә әзер булулары, телефонны да бирә алуын белдергәч:
– Минем бу турыда ишетәсем дә килми, кирәкми ул миңа, күралмыйм мин аны! – дигән Лена.
Апасы, гомумән төптән уйлый торган кеше, сеңлесенә:
– Башкача мондый сүз кузгатмагыз. Ул хатын димләү буенча гына безнең авылга кияүгә чыкты. Бер балалары бар. Ишетелсә, гаиләне бозарбыз, – дип, бүтән сүз кузгатмаслык итеп колагына киртеп куйды.
Ә Рәмилә исә тагын улына барысын да түкми-чәчми сөйләргә кирәклеген уйлады. Без капчыкта ятмаганлыгы мәгълүм ләбаса!
– Әни, башка бу турыда сөйләшмик! Дөньяда нинди кайгы-хәсрәтләр бар, шулар аңа өелеп килсен, – диде сабый, ачуланып, 10 яшьлек балага хас булмаганча.
– Улым, мондый каргышны беркемгә дә яудырырга ярамый, мин болай начар уйлы итеп тәрбияләдеммени сине? – дип ачулангандай итте әнкәсе.
...Чынлап та, тагын бераз вакытка тынычландылар. Бер тапкыр гына: “Менә бит нинди сау-сәламәт булып үсеп киләм. Ник ташлады микән ул мине?” – дип куйды Ришат, Рәмиләнең йөрәген өзгәләп.
Баланың үскән саен җитдиләнә барганын гаилә әгъзалары күреп-сизеп торды. Араларында аеруча сизгер әнкәләре Галия апа, кызы белән киявенең үз районнарына юбилейга җыенуларын белгәч:
– Ичмасам, Ришатның энесенең исем-фамилиясен, я телефонын булса да табып кайтыгыз, – дип әйтеп җибәрде. Таптылар алай...
Моннан соң аның фотоларын социаль челтәрләрдән табуы кыенлык тудырмады. Абыйлы-энеле туганнар бер-берсенә фотосурәтләрен җибәреште. Ә Ленаның иренең авырып вафат булуы ачыкланды...

5

Еллар үтте. Ришат 9нчы сыйныфтан соң колледж тәмамлады. Аның исеменә ритуал хезмәте белән шөгыльләнә торган бизнес ачып, гаилә белән бергәләшеп шул эшкә чумдылар.
Рәмилә ара-тирә Ленага шалтыратып, аның намусын уятырга тырышып торды. Ләкин кая ул? Рәмзил исемле улына да Ришат белән очрашырга, һичьюгы телефоннан сөйләшергә юл куймады. Бу хакта Рәмилә улына сөйләп барды. Хәер, бу алар өендә тыелган тема түгел иде. Ә хатын улының эчтән сызганын, барыбер үз әнисен күрәсе-очратасы килгәнен сизеп-белеп торды. Авылларын да беләләр ич! Бар да кер инде! Лена урынында берәү булса, үз әнисен, улын чакырып, табын җыеп, гаиләләре белән Рәмиләне, Рәүфне, Ришатны дәшеп, кунак итәр, рәхмәтен җиткерер иде. Юк шул...
Көтә-көтә зарыгып беткән, инде егет булып үсеп җиткән Ришат, әнисен утыртып, үзен тудырган әнисенең авылына юл алды...
Тагын карлы-буранлы кыш! Барлык дөнья әкияти тынлыкка чумган мәл. Агачлар ак бүрекләрен күтәрә алмый бөгелеп төшкән. Аларга да авыр микәнни бу суык кышларда? Кышын күпләргә авыр. Шуңа да бит адәм баласы: “Их, бу кышларны чыксам”, – ди. Чыккач: “Кышны чыга алдым, Аллаһка шөкер”, – дип куя.
Ташландык булып беткән авыл... Шәһәрләргә ерак җирләрне калдырып китә шул халык. Уңайлылык эзли замана баласы. Кешедән сорап, алар Ленаның өенә якынлашты. Ришат, машинаны әкренәйтеп, йорт тәрәзәләренә озак итеп карап торды. Матур, каралган йорт-кура. Карны да сукмагын киң итеп ачып чистартканнар! Кунак көткәндәге сыман... Ләкин монда аны әнисе өзелеп, бәлеш пешереп көтеп тормый. Ул аңа, 20 еллап элекке кебек үк, һаман да кирәкми. Ришат, машинасын авыл читенә илтеп куйды да, чыгып, үксеп-үксеп елады. Аннары машинасын кабызды, әнкәсен иңнәреннән кочып алды һәм: “Тынычландым, әни, китик моннан”, – диде.
...Ришат, нишләптер, бервакытта да: “Ә әтием кем булды микән?” – дигән сорауны бирмәде. Моны Рәмилә белән Рәүф тә белмәде. Ләкин әнисе туган районнан булгач, әтисен табу әллә ни авырлык тудырмады. Рәмилә тапты аны. Полиция хезмәткәре икән. Шунда ук Рәмиләнең икетуган энесе дә эшли. Аның аша барысын да ачыклады.
– Беләм мин аны. Тик бу турыда беркемгә сөйләмисең, апа. Ул кеше яшь чагында берьюлы ике кыз белән йөргән. Икесе дә аңардан авырга калган. Берсенә өйләнгән, икенчесен ташлаган. Ташлаганы – нәкъ синең Ришатны тапкан хатын. Анысы Уфада бала тудыру йортында бәбәйләгән һәм, теге егеткә үч итеп, баласын калдырган. Ә ул кешене эзләп тә йөрмәгән, әйтмәгән дә, ир бу турыда бөтенләй белмәгән. Үзенең йөкле булуы турында хәбәрдәр якыннарына баласын үлде дигән.
Рәмиләнең ул ирне күреп сөйләшәсе бик килсә дә, түзде. Энесенә сүз биргәч, ничек үтәмисең? Ләкин бераз вакыттан энесе йөрәк чиреннән үлеп китте, ә теге кеше аны җирләгәндә, җитәкче буларак, сүз алды. Рәмилә энесен күмгәннән соң ул кеше белән сөйләшә алмады, әлбәттә. Көне ул түгел иде. Ләкин ирнең телефонын тапмый калмады. Шалтыратыр алдыннан коелып төште, туктаусыз тынычлану өчен дарулар эчте. Ни гаҗәп: барысын да тыныч кабул итте теге кеше.
– Нинди бала булып үсте соң? Тәрбияләве кыен булмадымы? Укыдымы? Кем булып эшли? Ярдәм кирәкмиме? – дигән сорауларны бер-бер артлы яудырды үзе.
– Юк, юк, мин ярдәм сорар өчен сөйләмәдем. Улыгыз барлыгын белдерәсем генә килде. Без җитеш тормышта яшибез, Аллаһка шөкер, – диде Рәмилә.
– Сез минем 50 яшемә бүләк ясадыгыз, – диде ир.
Шул кичтә үк аның хатыны шалтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле сөйләште. “Очрашыйк, сөйләшик”, – диде. Ләкин Рәмилә фотолар алмашырга гына ризалык бирде. Әнисе белән очрашырга бик теләсә дә, Ришат әтисе, аның гаиләсе белән танышып аралашырга каршы төште.
– Мин аларны белмим, алар – мине. Нәрсә турында сөйләшмәк кирәк? Булмый, әни, кирәкми, – диде ул.
“И бала! Тышкы яктан әнисенә охшаса да, холкы белән әтисе кебек мәгънәле!” – дип уйлады Рәмилә.

6

Мәгънәле булмыймы соң! Гомер буена, әлегә кадәр таянычлары бит ул әти-әнисенең. Гел булышып, хәлләрен белеп тора. Быел җәйге муллык вакытында өйләнде ул. Йөргән кы­зы да үзе кебек төпле акыллы. Әтисе күптән тү­гел гүр иясе булган икән. Аның каберенә таш ясатыр­га кергәч, танышканнар Ришат белән булачак килен.
Быел җәй җиләк-җимеш бик уңды. Чияләр кызарып пеште, карлыганнар карайды, җиләкләр “мине өз, мине ал!” дип авыз суларын китереп торды. Алар­дан соң алмалар алланды, слива ботаклары башларын иде, балан-миләш тәлгәшләре бөгелеп төште.
Барлык туганнар туйга җыелды, дуслар да калмады. Ришатны яратмаган кеше юктыр шул. Әллә нинди сөйкемле сөяге бар аның. Үзенә тартып, чакырып тора! Кунаклар арасында таныш булмаган бер ир белән хатын бар иде. Рәмилә “Кемнәр булыр болар?” дип уйлап та өлгермәде, улы аларны әти-әнисе янына алып килде. Үз әтисенең улы Рифат белән хатыны Луиза булып чыкты болар. Каян ишеткәннәрдер! Хәер, Рифатның әтисе дөресен сөйләгәндер дә туй буласын ничектер белгәннәрдер... Замана галәмәте Интернет әллә нинди сорауларга да җавап бирергә сәләтле. Өметләнгән иде.
И сөенде Рәмилә! Бу бит аның күптәнге хыялы... Улы кан туганнары белән аралашсын, ялгыз булмасын, дип. Әти-әниләр бит гомерлек түгел! Ләкин Ришатның үз әтисенең бу язда гына вафат булганлыгын әйтте балалары. Кинәт кенә инсульт бәргән. Тик нишләмәк кирәк? Тормыш тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә. Тәкъдире җитсә, яшен-картын сайлап тормый, ала да китә. 90 яшьлек әтисе калган ул кешенең, үзе гүргә кереп киткән.
Туй шаулап-гөрләп дәвам итте. Аның иң кызган мәлендә Ришат әти-әнисе янына килеп басты да, микрофонны алып:
– Минем язмыш бик тә катлаулы булды. Ләкин сез мине барлык авырлыклардан саклап-курчалап тордыгыз. Сез – чын әти-әнием минем! Сезгә һәйкәл куярлык. Рәхмәт барысы өчен дә! – диде һәм алларына тезләнде. Аннары җитез генә торып, кадерле кешеләрен кочагына алды...

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.
Туймазы районы,
Кандра авылы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас