

Кызлар, җеннәр бар ул! Кеше ышанмаслык хәл турында язасым килә.
Әнинең 6 айлык авыры югалган... Әни, ир бала иде, ди. Әни мунча алачыгында куркып егылган. Кан киткән. Әти аны дәваханәгә алып чапкан. Әни, урладылар, урладылар, дип юл буе елап барган. Дәваханә - күрше авылда. Анда баргач карасалар - соңгылык та юк. Әнигә табиблар бәйләнә башлый, имеш әни үзе авырын төшергән. Әни ир бала иде, урладылар бит, дип өзгәләнеп елый икән.
Бу 1967 елда булган. Соңрак әни үзе моның турында берни дә сөйләмәде.
Фото: bashinform.ru