+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Дөнья бу...
21 Апреля , 05:45

“Яраткан эшем әрнүләрне җиңеләйтте”

Уфа районының Алексеевка авылында яшәүче Флүзә Идиятуллинаның рухи көченә таң калырлык.

“Яраткан эшем әрнүләрне җиңеләйтте”“Яраткан эшем әрнүләрне җиңеләйтте”
“Яраткан эшем әрнүләрне җиңеләйтте”

Флүзә Идиятуллина — авыр кайгыларны сабыр кичереп, катлаулы тормыш юлы үткән шәхес. Ул бер-бер артлы иң якын кешеләрен югалткан. Хатын-кыз иңнәре күтәрә алмаслык кайгыларны сабыр, түзем булып үткәрә алган. Мөгаен, авырлыклар алдында баш имәскә аның җаваплы, яраткан эше дә ярдәм иткәндер. Ул әле кайчандыр республикага килгән затлы кунакларны, ил башлыкларын милли ризыкларыбыз белән сыйлаучыларның берсе дә. Билгеле булуынча, 90нчы еллар башында ул хезмәт салган Алексеевка совхозының даны Башкортстанга гына түгел, чит төбәкләргә дә киң таралган иде. Республикага килгән ил җитәкчеләрен биредәге теплицалар комбинаты белән таныштырмыйча калмыйлар, бу хуҗалыкның тәҗрибәсен өйрәнергә чит ил белгечләренә кадәр килә иде. Комбинатның ашханәсендә озак еллар буе пешекче булып эшләгән Флүзә Идиятуллинаның мәртәбәле кунакларга әзерләгән ашлары һәрвакыт мактаулы була. Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинга, ил башлыгы Владимир Путинга оста пешекчеләр нинди ризыклар әзерләгән? Бу җаваплы эшне ни өчен Флүзә Саниәхмәт кызына ышанып тапшырганнар? Хәзер инде күптән хаклы ялда булып, 73 яшен тутырган Флүзә ханымга шул сорауларны да бирмичә булдыра алмадык.

Бүздәк районының Иске Шыгай авылында дүрт балалы гаиләдә тәрбияләнгән Флүзә балачактан җырга-биюгә оста була. Мәктәп елларында бер генә чара да чатнап торган сәләтле кыздан башка үтми. Аның сылу гәүдәсенә, дулкынланып торган кара чәчләренә, нур балкыган йөзенә карап та, ахирәтләре дә, укытучылары да: “Коеп куйган актриса инде безнең Флүзә!” — диләр. Мәктәпне тәмамлаганда актриса булу теләге кызның күңелен тулысынча яулаган була инде. Шуңа да кулына аттестат алу белән ул Уфа сәнгать училищесына юл тота. Әлбәттә, таланты бөркелеп торган кыю кызны сәнгать дөньясына бик теләп кабул итәләр. Кызганычка каршы, Флүзәгә күңеле шулай ашкынган юлны дәвам итәргә генә язмый. Училищеда биш ай чамасы гына белем алырга өлгерә ул, аннан кинәт авырып киткән әнисен тәрбияләргә авылга кайтырга туры килә. Саҗидә апа аш-суга оста куллы, бик уңган хуҗабикә була. Кызларына да һәр ризыкны әзерләү нечкәлек­ләрен җентекләп өйрәтә. Флүзә дә әнисенең киңәшләрен күңел түренә тезә барып, кадерле кешесе янында үткәргән һәр көнне нинди дә булса ашамлыкны үзенчәлекле итеп әзерләргә өйрәнә. Әйтерсең, пешере­нү сәләте күңеленең бер почмагында яшеренеп яткан да, вакыт җитү белән ургылып чыга да башлаган. Яшь кыз пешергән коймаклар, бәлешләр, чәкчәкләр тәҗрибәле хуҗабикәләр кулында әзерләнгәннән һич тә ким чыкмый ул чакта.
Кешене язмыш йөртә, диләр. Флүзәне язмышы янә Уфага алып килә, ләкин бу юлы лампа заводына эшкә урнаша. Һөнәре буенча сәнгатьтән бөтенләй ераклашса да, йөрәге белән җыр-моңга гашыйк булып кала ул. Күп тә үтми, кыз үзенең гомерлек юлдашын очрата. Ял көнне ахирәте белән паркта йөргәндә аларга ике егет иярә. Сер бирмәскә тырышкан кызларның ай-ваена карамый, өйләренә кадәр озата бара егетләр. Флүзә ул вакытта апасы янында фатирда яши. Икенче көнне җәйнең матур иртәсендә, беренче каттагы аш бүлмәсенең тәрәзәсен ачып куя да, җырлый-җырлый коймаклар пешерер­гә тотына ул. Шулчак ачык тәрәзәдән кичә озата килгән егетнең башы күренә. “Син бик матур җырлыйсың икән, үзең кечкенә, тавышыңда шулкадәр моң!” — дип сайраган егетнең күзләре кызарып пешкән коймакларны күзәтә. Флүзә көлә-көлә яңа танышын тәмле коймаклар белән сыйлый. Әллә кыз пешергән коймакларның тәме искиткеч була, әллә бер күрүдән кайнар мәхәббәт уты кабына, шул көннән егетне куып та җибәреп булмый. 19 яшьлек Флүзә язмышын үзеннән 9 яшькә олырак Надир белән бәйли. Әлшәй районының Слак авылында туып-үскән Надир Ярулла улы, чын мәгънәсендә, җитмеш төрле һөнәр остасы була. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Әлбәттә, ике уңган кеше шәһәр фатирында иркен тын алып яши дә алмый. Андыйларга ихаталы йорт, бакча үстерергә җир, иркен тын алырга саф һава кирәк. Шуңа да яшь гаилә шәһәрдәге бүлмәләрен Уфа янында урнашкан Алексеевка авылындагы фатирга алмаштыра. Бу вакытта аларның ике уллары Илдар белән Дамир туган була инде. 1983 елны Надир белән Флүзә ул вакытта киң колач алып эшләүче теплицалар комбинатына эшкә урнаша. Билгеле, аш-суга осталыгы булган хатынны берсүзсез ашханәгә пешекче итеп алалар. Курсларда белем алганнан соң, аны — шеф-повар, ә өч ел үтүгә ашханә мөдире итеп үрләтәләр. Әлбәттә, һөнәри осталык, яраткан эшне күңел биреп башкарудан тыш, Флүзә Саниәхмәт кызының күңелендә кешелеклелек, эчкерсезлек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларның өстенлек итүе дә җитәкче вазыйфасын ышанып тапшыруда зур роль уйнагандыр. Аш пешерү урынында хатын-кызның җыйнаклыгы, чисталыгы, пакь­леге дә бик мөһим санала бит әле. Флүзә апага бу илаһи сыйфатларны Ходай үзе биргән. Шуңа да ул елларда Алексеевка комбинатына килгән мәртәбәле кунакларга аш пешерү, өстәл әзерләү, аларны кунак итү кебек җаваплы эш санаулы кешегә генә, шул исәптән бу мөлаем татар хатынына да ышанып тапшырыла.
– Эшли башлаган елларда күре­нек­ле кешеләрдән Ингушетия Рес­публикасының беренче президенты Руслан Аушевны каршы алган исемдә калган. Ул вакыттагы дулкынлануым, әзерләгән ризыкларыбызны ошатсалар ярар иде, дип борчылуыбыз әле дә хәтердә. Үзебезнең ил башлыклары килсә дә, чит ил кунаклары булса да күбрәк милли ризыклар әзерли идек. Бишбармак, токмачлы аш, өчпочмак, чәкчәк, кымыз һәрвакыт табын түрендә булды, — ди Флүзә апа.
Голландия, Төркия кебек илләрдән дә югары вазыйфа биләүче кешеләр еш килә ул елларда. Ашханәдә эшләүче пешекчеләр аш әзерләүче генә түгел, республиканың йөзен күрсәтүче кешеләр исәбендә булуларын яхшы аңлый. Өстәлгә аш чыгаручы иң чибәр, иң мөлаем ике ханымга махсус пешекче киемнәре тектерелә. Аларның берсе — дулкынланып торган кара чәчләренә пешекче башлыгы искиткеч килешеп торган, яшь кызлардай зифа буйлы, ачык йөзле Флүзә була.
– Ул вакытта Интернет юк, барысын да үзебез белгәннәргә, зәвыкка таянып башкара идек, — дип сүзен дәвам итә пешекче апа.
Ашханәдә эшләүче кызлар белән кызыклы хәлләр дә булгалый. Шулай бервакыт Төркиядән килгән дәрәҗәле кунакларга аш чыгарган вакытта, араларыннан берсе Флүзәгә таба кулын сузгач, яшь ханым бөтенләй коелып төшә. Кызарынган хатын, кунак белән күрешмичә ярамас дип, аңа кулын бирә. Ә кунак аның кулын үбә дә, ислемай бүләк итә. “Ул ислемайның хуш исе комбинат буйлап таралды. Ашханә кызлары белән әллә ничә ел шуны сөртеп рәхәтләндек”, — дип елмая бүген Флүзә апа.
1996 елда республикага Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин килә. Ил җитәкчесен комбинатка алып киләчәкләре билгеле булу белән ашханә пешекчеләре өчен дә йокысыз төннәр башлана. Китерелгән иң сыйфатлы азык-төлектән кызлар берничә төрле ризык әзерли. Чәкчәк пешерү кебек четерекле эшне бары тик Флүзә Саниәхмәт кызына гына ышанып тапшыралар. Пешекчеләр телне йотарлык ашлар әзерләп Ельцинны көтә, тик ул чактагы ил башлыгы ашханәгә кереп тормый. Аның каравы, Владимир Путин белән очрашкан көн 6нчы разрядлы шеф-поварның бүгенгедәй хәтерендә.
– Ил башлыгы алдында сынатасы килми, ризыкны төрләндереп тә, тәмле итеп тә әзерлисе килә. Милли ризыкларыбызны, койкалы ашамлыклар, балык әзерләгән истә. Владимир Путин без пешергән өчпочмакларны ошатып ашаганга сөенеп калдык, — ди Флүзә апа.
– Ул елларда ил җитәкчеләренә әзерләгән ризыкны тикшерү ничек куелган иде? — дип кызыксынам.
– Чит илдән килгән бер делегация кешесенең ашка нәрсәдер салып тикшереп караганы гына истә калган. Башка вакытта андый тикшерү бул­ганын хәтерләмим, — ди ул.
Эшендә хөрмәт казанган Флүзә Саниәхмәт кызының ул чагында гаилә тормышы да гөрләп бара. Надир абый үз йортын төзү теләген тормышка ашыра. Барлык тырышлыкларын салып, зур, иркен йорт салып чыгалар, бакча утырталар, күпләп мал асрыйлар. Ул арада уллары да үсеп җитеп, икесе дә югары белем ала. Илдар да, Дамир да мәктәптә укыган вакытта ук сәләтле, тырыш, итагатьле булулары белән аерылып тора. Кече уллары Дамир 7нче сыйныфта укыганда Уфадагы спорт мәктәбенә язылып, атнасына ике тапкыр бокс белән шөгыль­ләнергә йөри. Чәмле, таләпчән малай күп тә үтми бокс буенча Башкортстан чемпионы исемен ала. Башкорт дәүләт университеты студенты булгач та шөгылен ташламый егет. Дамир, әнисенә охшап, балачактан җыр-моңга, биюгә дә бик оста була. Ә ир-атка кирәкле һөнәрләрне әтисеннән өйрәнә ул. Кулына балта тотса да, кирпеч алса да йорт салып куярдай булдыклы егет булып үсә Дамир. Киләчәктә тормыш юлдашы итеп сайлаячак Оксананы абыйсы­ның туенда очрата ул. Улларына бәхет теләүче ата белән ана ни дисен инде, балалар тудыру йортыннан киленне һәм оныклары Динисламны үз йортларына алып кайта алар.
Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. Идиятуллин­нарның гөрләп барган дөньясында иң якты нурны сүндереп, күтәрә алмаслык кайгы килә. Дәртләнеп тормыш көткән, типсә тимер өзәрдәй көчле 32 яшьлек Дамирның йөрәге кинәт тибүдән туктый. Соңгы елларда Себердә эшләп йөргән Дамирның чираттагы ялына кайткан вакыты була. Әлегә кадәр бер генә тапкыр да авырып ятмаган баласының күз алдында бөгелеп төшеп, ашыгыч ярдәм килгәнче йөрәге тибүдән туктавын күргән, тик берничек тә коткара алмаган анага юату сүзләре табып буламы соң? Бала кайгысыннан да ачырак кайгы бармы икән бу дөньяда? Газиз баласын югалткан ананың йөрәгенә җыелган әрнүләре, җавапсыз калган сораулар бүген дә күз яшьләре булып ага.
– Чәй ясап куябыз да, Надир белән икебезнең дә күзләребезгә яшьләр тыгыла, тамакка төер утыра, йотып булмый. Ясаган чәйләр суына. Әтисе аны бик ярата иде, шуңа да югалтуны шулкадәр авыр кичерде. Көненә берничә тапкыр зиратка бара, төннәрен баланың фотосын мендәр астына салып йоклый. Үзен кая куярга белми йөрде, кипте, ябыгып, кечкенә калды, — дип, улының фотосурәтенә тамган күз яшьләрен сөртә Флүзә апа.
Авыр кайгыдан сәламәтлеге какшап дәваханәгә кергәч тә, Надиры өчен аның йөрәге өзгәләнә. Дәваха­нәдән кайткан көнне гөрләтеп көткән дөньяларына зыян килә. Кайгы бар җирне каза да сагалап йөрер дигәннәре шулдыр инде. Дамир үз куллары белән төзеп калдырган мунчада ут чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут күршеләренең иске сарайларына да күчеп өлгерә. Улларының төсе итеп саклаган мунчаның кинәт дөрләп яна башлавы Флүзә апа белән Надир абыйны янә аяктан ега. Дамирлары ташлап киткәнгә бер генә ел үткән була әле. Күтәрә алмаслык кайгылар кичергән йөрәк тиз бирешә, ачы язмыш әтисен дә улы артыннан алып китә. Флүзә апа ялан кадәр зур өйдә япа-ялгызы торып кала. Әйтеп аңлата алмаслык зур кайгылар килгәндә аның күңеле — яраткан эшендә, өйгә кайтса, улы, килене, оныклары янында тынычлык таба.
Әйе, Флүзә Идиятуллина 67 яше тулганчы Алексеевка мәктәбендә ашханә мөдире вазыйфасында була. Һөнәри осталык буенча уздырылган конкурсларда гел беренчелекне яулап килгән данлыклы пешекче бихисап Мактау грамоталары белән бүләк­ләнгән. Пенсия яшендә булуына карамастан, Флүзә апа компьютерда отчетларны яшьрәк хисапчылардан яхшырак эшли. Шуңа да Уфа районының мәгариф бүлегендә аны гел мактау сүзләре белән генә искә алалар.
Флүзә Саниәхмәт кызы бүген дә бай, җанлы тормыш белән яши. Яшьлек елларында аның тормышка ашмый калган актриса булу теләге дә чынга ашкан . Менә берничә ел инде ул — Алексеевка мәдәният йортында эшләп килүче “Яшмәләр” халык фольклор ансамбленең иң актив әгъзасы.
— Җитәкчебез Ләйсән Гали кызы Янбирдина безне республика буйлап та йөртә, чит төбәкләргә дә алып китә. Кайда гына барсак та, безнең чыгышларны бик яратып, ихлас кул чабып каршы алалар, Гран-присыз кайтканыбыз юк. Күптән түгел Санкт-Петербургта зур чарада катнашып, 1нче урын яулап кайттык. Халкыбызның җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен тамашачы күңеленә җиткерүдән ихлас шатлык кичерәбез, илһам алабыз, — дип сөенә ул.
Шунысын да әйтик, соңгы елларда аның күңеле мәчеткә йөреп, догалар укып тынычлык таба. Ихлас күңелле, гаҗәеп ягымлы Флүзә апаның бер-бер артлы зур кайгылар кичергән йорты бүген дә җылылыкны югалтмаган, аның йөрәгендәге шәфкатьлелек һич кенә дә кимемәгән. Бүлмә саен күңелгә илаһи ямь бирүче гөлләре үсә, тәрәзә төбе саен урнашкан бихисап помидор, кыяр, төрле чәчәкләр үсентеләре теплицага, бакчага чыгуларын көтеп утыра.
Ә өстәлендә якын кешеләренең фотосурәтләре янында догалар языл­ган дәфтәрләр урын алган...

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас