МЧСның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Кышлау-Елга авылында верандалы һәм мунчалы торак йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр урындагы ирекле янгын сүндерү командалары белән бергә килеп җитү белән утны сүндерүгә керешкән. Янгын урынында 57 яшьлек хатын-кызның һәм аның балигъ булмаган улының гәүдәләрен тапканнар.
Янгынның сәбәпләрен һәм хәл-шартларын оператив төркем һәм МЧС дознавателе тикшерә.