+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 Апреля , 03:55

Балаларның үлемен тикшерү дәвам итә

Русиянең Тикшерү комитеты башлыгы үз кул астындагыларга Башкортстанда ике бала үлемен тикшерүнең ничек баруын хәбәр итәргә кушты.

Балаларның үлемен тикшерү дәвам итәБалаларның үлемен тикшерү дәвам итә
Балаларның үлемен тикшерү дәвам итә

Фаҗига 2000 елда республика балалар лагерьларының берсендә була. Әлегә кадәр һәлак булганнарның берсенең гәүдәсен таба алмыйлар.

Федераль тапшыруларның берсендә ата-аналар аларның балалары белән сектантныкыларга охшаган сәер йолалар үткәрүләре турында сөйләде. Алар, ул вакытта лагерьда балалар белән эшләгән хатын-кыз хәзер секта билгеләре булган оешманы җитәкли, дип раслый. Ата-аналар сүзләренчә, аларның балаларының үлеме өчен беркем дә җәза алмаган, ә бу хатын җитәкчелек итүен дәвам итә.

Әле Башкортстан буенча Тикшерү комитеты тикшерүчеләре бу эшкә яңадан тотынды. Ул үтерү турындагы мәддә буенча тикшерелә. Ведомство рәисе Александр Бастрыкин урындагы идарә башлыгы Владимир Архангельскийдан хәзерге вакытта ниләр ачыклануы турында җентекле доклад таләп итте.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас