

Фаҗига былтыр августта Бөрҗән районындагы трассада булган иде.
Белорет районара суды үлем һәлакәте турындагы эш буенча кешене гаепле дип таныды. Юл-транспорт һәлакәте корбаннары - 2005 елда туган игезәкләр.
Узган елның 12 августында 24 яшьлек хөкем ителүче, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш һәм исерек хәлдә, «Рено Сандеро» автомобиле белән идарә иткән. Машинада биш пассажир була, шул исәптән ике 19 яшьлек игезәк кызлар.
Бөрҗән районында «Кага – Иске Собхангол» трассасында егет идарәне югалткан, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, шуннан соң машина юл читенә килеп төшкән һәм әйләнеп капланган. Нәтиҗәдә кызларның берсе шул урында үлгән. Икенчесе дәваханәгә озатылган, ләкин 22 августта, аңына килмичә, үлгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче үзе дә җитди җәрәхәтләр алган. Хәзер ул беренче группа инвалиды һәм инвалид коляскасында хәрәкәт итә. Судта егет гаебен тулысынча таныган.
Суд аны 8,5 елга колония-поселениегә озатты, шулай ук 200 мең сумга штрафка тарттырды. Моннан тыш, төп срогын үтәгәннән соң аңа 3 ел руль артына утыру тыела.