

Әткәй-әнкәй йортында сукыр абыем берүзе яши. Без, кыз туганнары - өй эшләрендә, ир туганнарыбыз ир-егетләр эшендә аңа булышабыз.
Шулай бервакыт апалар, киленнәр белән түшәм юдык. Алдагы көннәрдә бөтен чүпрәк-чапрак ише әйберләрен юган идек. Мин кызган баштан веранданы юып алырга булдым. Буй әллә ни түгел бит инде. Әткәй ясаган биек өстәл, аның өстендә җиңел генә бер табуретка һәм авыр гына урындык. Урындыкка үзем басам, ә табуреткада - сулы чиләк. Абый суны алмаштырып биреп тора.
Юып бетерергә 1,5 метрлап кала баш өстемдә күбәләк очып йөри башлады. Иңсәләремә кунып-кунып ала. Ииии, кайсыгыз кайтты ул, сөенәсездер инде өйне тазартканга, шуңа кайткансыңдыр инде, дип сөйләнәм. Шушы веранданы әткәй-әнкәй исән булганда да юыштырып китә идем. Сөенеп, рәхмәтләрен укып бетерә алмыйлар иде. Бу юлы да әнкәй кайткан икән, веранда юганга сөенә, дип уйладым. Күбәләк тирә ягымда очты-очты да түбә ягына
кереп китте һәм башкача чыкмады. Мин юуымны дәвам иттем.
Бераздан... егылып төштем идәнгә. Урындыкка басасы урынга табуреткага басканмын, ә ул, порошоклы өстәлдән шуып, өстәл читенә үк киткән. Өч-дүрт көн растяжение белән больницада ятарга туры килде килүен, ләкин тиз төзәлде үзе.
Соңыннан уйлавымча, әнкәй, егылып төшәсемне белеп, җаны күбәләк булып кайткандыр да борчылып очып йөргәндер. Егылганда, балам нык имгәнмәсен, дип, канатларын җәйгәндер, диясем килә. Югыйсә, шулкадәр биектән егылып төшеп, болай җиңелчә генә котылуымны берничек тә аңлата алмыйм.