+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 Мая , 10:35

Дүрт кеше янып үлгән

Бүген төнлә Уфада һәм Учалы районында янгын вакытында дүрт кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр МЧСтан.

Дүрт кеше янып үлгәнДүрт кеше янып үлгән
Дүрт кеше янып үлгән
Коткаручылар сөйләвенчә, төнлә Уфада Октябрь проспектындагы йортта өч бүлмәле фатирда янгын чыккан. Янгыннан 20 квадрат метр мәйдандагы йорт милкенә зыян килгән. Кызганычка каршы, янгын сүндерүчеләр 55 яшьлек ир-ат һәм 52 яшьлек хатын-кыз гәүдәләрен тапканнар.

"Янгынның куркыныч факторлары йогынтысы зонасыннан МЧС белгечләре тарафыннан 26 кеше коткарылды, шуларның алтысы - балалар", — дип билгеләде коткаручылар.

Шул ук төнне Учалы районының Илтенбай авылында бүрәнә йортта тагын бер янгын чыккан. Анда1948 һәм 1975 елгы ике хатын-кыз гәүдәсе табылган.

Ике янгын да сүндерелгән. Урыннарда оператив-тикшерү төркеме эшли.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас