...Күбәнең нәкъ уртасында егерме-утызлап елан баласы мыжгып ята иде. Кап-кара елан балалары. Фәридә телсез калды. Бер агарды, бер күгәрде. Дөньяда иң курыкканы – елан иде кызның. Секунд эчендә бар гомере күз алдыннан үтте. Бер – кояшта ялтырап яткан еланнарга, бер үзеннән 4-5 метр ераклыкта утырган Фәнилгә карады. Ике басасын бер басып, туганының янына очып дигәндәй барып җитте, кулыннан эләктереп тә алды, ипи кисәге бер якка очып китте, су шешәсе икенче якка тәгәрәде, энесенә кулы белән ниндидер ишарә ясады һәм җан-фәрманга кайтыр якка йөгерде.
Кичтән иртәгә ниләр эшләргә кирәклеген әйтеп куя торган гадәте бар Гөлназның. Чөнки ул эшкә киткәндә балалар татлы йокыда, төшке ашка кайта алганда, кайта, эше күп булса, кайтмаска да мөмкин. Көне буе Фәридә энесе Фәнил белән икәүләп дөнья көтәләр. Тавык-чебешләргә җим салу, бәбкәләрен ияртеп казлар капка төбенә кайтып ятса, аларны ашатып, имәнлеккә куу – болар барысы да балаларга йөкләтелгән эшләр. Аның арасында бозауга сөт эчерү, суга бару, өйне җыештыру, кичкә аш пешерү дә Фәридәнең көндәлек эше.
Әтиләре Фәрит абый табигать кышкы йокыдан уянганда, шомырт агачлары хуш ис бөркеп, ап-ак чәчәккә күмелгәндә, җылы яктан кайткан кошлар оя корып, дөньяны моңга күмгәндә, япь-яшь хатынын – тол, балаларын ятим калдырып, хушлашмыйча гына мәңгелеккә китеп барды. Фәридә – сигезенче, Фәнил өченче сыйныфта укыган чак иде. Баштарак әтисез яшәп китү бик авыр булды, күзләреннән яшь кипмәде, кая карасаң да, әтиләре пәйда булыр кебек тоелды. Эш сәгате бетүгә тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, берәр яктан кайтып килми микән, дип көтүләр дә бушка булды. Кайтмады Фәрит абый, кайтыр җиргә китмәде шул ул. Моны барысы да аңлый, тик һәрберсе эчтән генә көтүен дәвам итте. Урамнан шалтыр-шолтыр арбалы ат үтеп китсә дә, авыр урыс капкасы шыгырдап ачылып-ябылса да, койма алдында ир-егет тавышы ишетелсә дә, сикереп торып, “әти кайтты” дип омтылган чаклары аз булмады.
Әтисез калсалар да, тормыш дәвам итте. Әниләре өлгергәнен үзе эшләргә тырышты, өлгермәгәннәрен балаларга кушты. Менә әле дә кичке ашны ашап, савыт-сабаны юып алгач, җайлап кына Гөлназ сүз башлады:
– Балам, иртәгә йокыдан торгач, тамагыгызны туйдырып алыгыз да, печәнлеккә барып килергә булыр. Үзең генә барма, иптәшкә энеңне дә ал. Күңеллерәк булыр үзеңә. Эчәргә су да алыгыз, көн эссе булырга охшый, юл да ерак. Яңгыр атнадан артык туктамый яуды, төпкел яландагы печәнне алып кайтып, сарай башына өеп куеп булмады. Күбәләрдә янып утырмыйлар микән? Кулыңны тыгып кара, күбә эче эссе түгелме? Әгәр дә эссе кебек тоелса, печәнне тирә-якка тараткалый алсагыз, шәп булыр иде.
– Ярый, әни, шулай итәрбез. Эх, әти исән булса, ат белән генә барып килер идек тә бит, юк шул, үзебезгә генә барырга туры килә инде, – дип көрсенеп куйды Фәридә.
– Шулай шул, балам, әтиегезнең урыны җәннәттә булсын, ичмасам, безгә теге дөньядан ярдәм итсен иде.
Иртәгәсен таң җилләре, кошлар сайравы Фәридәне иркәләп уятты. Туганы тирләп-пешеп, мышнап йоклап ята. Фәридә торып, юынып алды, тавыкларга җим өстәде, әнисе әзерләп куйган ярты чиләк сөтне алды да бакча артындагы бозауны эчерергә китте.
Урамда күрше кызы Фәүзияләрнең койма буенда яткан бүрәнә өстендә иптәш кызлары утыра иде.
– Сәлам, кызлар! Кайда барырга җыендыгыз? – дип сорады Фәридә.
Куе кара чәчләрен икегә аерып үреп куйган Әкълимә озак көттермәде, җавапны әйтә салды:
– Көн эссе булырга охшый. Буага барып, су коенып килергә булдык. Әйдә, безнең белән барасыңмы? Бергә күңеллерәк булыр.
– Фәүзияне көтәбез, нәнәсе җибәрми микән, көтә-көтә көтек булдык. Бара алмаса, чыгып әйтсен иде, без китә торыр идек, – дип Фәрия ачуланыбрак сүзгә кушылды.
Фәридә шундый уйлар белән бозау янына барып җиткәнен сизми дә калды.
– “Йолдыз, Йолдыз”! – диюгә, бозау чабып килеп тә җитте. Ул, кызны үз итеп, тәүдә уйнаклап алды, аның кулларына үрелде, шуннан инде башын чиләккә тыгып, фыр-фыр килә-килә, сөтне тиз генә эчеп тә бетерде, Фәридәгә “рәхмәт” әйткән кебек тагын бер тапкыр кулларын ялап алды да җайлап кына үлән уртлый башлады. Кыз сокланып бераз “Йолдыз”га карап торды.
Капка төбенә күләгәгә бәбкәләрен ияртеп казлар кайтып яткан иде. Фәридәне күргәч, каңгылдашып, торып бастылар. Боларының да тамакларын ялгап җибәрергә кирәк, кыз ихатадан җим салынган савытны чыгарып куйды, икегә ярып эшләнгән мотоцикл тәгәрмәченә су китереп салды, казлар шау-гөр килеп тукланып калды, Фәридә өйгә кереп китте.
Сәгать 11 тулып килә, кыз энесен уятты. Ул бит-кулларын юарга дип болдырга чыккан вакытта, Фәридә әнисе кичтән пешергән ипине телеп алып, иртән аертылган каймакны ягып куйды. Хуш исле урман җиләге кайнатмасы белән берәр чынаяк чәй эчкәч, печәнлеккә барырга җыена башлады кыз. Шешәгә су тутырып алды, ике кисәк ипи салды, башына эссе капмасын дип яулык бәйләде, энесенә түбәтәен кидерде дә апалы-энеле ике бала урманга таба юл алдылар.
Печәнлек өйдән 4-5 чакрым ераклыкта урнашкан. Башта – ялан юлы белән, аннары урман аша барырга кирәк. Тәүдә җиңел генә бардылар, бер-берсенә шигырьләр сөйләделәр, белгән җырларны искә төшереп, җырлап та алдылар. Көн матур, берсен-берсе уздырып кошлар сайрый, күбәләкләр оча, шундый күңелле! Салкын чишмә янында туктап, битләрен, кул-аякларын юдылар, бушап барган шешәгә су тутырып алдылар.
Урман гөж килеп тора: кайдадыр үзләренә генә хас булган тавыш чыгарып чикерткәләр сикерә, бал кортлары чәчәктән-чәчәккә куна, кигәвеннәр оча, кырмыскалар, бөҗәкләр каядыр ашыга. Һәркемнең үз эше! Урман эчендә генә була торган җиләслек, яфраклар бер-берсе белән пышылдашып сөйләшә. Нинди рәхәт! Хәйран калырлык!!
– Бигрәк матур безнең урманнар, әйеме, туганым? Кая карасаң да әкияттәгедәй матурлык!
– Әйе, апа! Апа, бездә генә микән мондый урманнар? Әллә Җир шарының барлык почмагында да шулай матур микән? – дип сорады Фәнил биек наратларның очларына карап.
– Юк инде, һәр җир үзенчә матур! Чүлләрдә урманнар үсми диләр, су җитешми. Ерак Антарктидада да агачлар үсми, чөнки анда бик суык. Һәр якның үз матурлыгы! Безнеке кебек урманнар тик бездә генәдер ул!
Шулай сөйләшә-сөйләшә печәнлекнең беренче яланына килеп җиттеләр. Мондагы печәнне үткән атнада яңгырга кадәр кайтара алдылар. Бер көнгә соңласалар, аннан колак каккан булырлар иде. Ул көнне әнисе кәнсәләрдән ат сорап, ерак кына туганы Флүр абыйны, күрше Әхмәт абыйны алып, чалгыларны, казан, чәйнекләрне төяп, печән чабарга дип барып җитсәләр, шаккаталар! Печәнне чабып, күбәләргә өеп тә куйганнар! Гөлназ бу хәлне күреп, елап җибәрә:
– Әй Аллаһым! Фәритне күмеп куйганга күпме генә вакыт үтте... Кайсысы безнең печәнне урлап чапкан икән? Ирсез калгач, минем яклаучым юк дип уйлады микән? Малларга мин нәрсә ашатырга тиеш? Ничек итеп кыш чыгарырга тиеш аларны? Нәрсә уйлады икән бу бәдбәхет? Ничек кулы күтәрелде икән? Ятим балаларны да уйламады микән ни бу адәм актыгы? – дип үрсәләнде хатын.
– Килен, елап берни үзгәртеп булмый, тынычлан, син хәзер кайт, туры Баязит абыйга бар, ул – урманның хуҗасы, олы кеше. Нинди киңәш бирер икән? Без Флүр энем белән ерак яланга бара торабыз, анда ни хәл икән? Печән чабылмаган булса – чабарбыз, чабылган булса – шунда сине көтәрбез. Көн яктыда бу эшне башкарып чыгарга кирәк, – диде Әхмәт абый.
Арбага төялгән әйберләрне тиз генә бушаттылар да, Гөлназ атны борып авылга кайтып китте. Туры Баязит абыйның йорты янына барып туктады, Ходайга шөкер, ул өйдә иде. Елый-елый Гөлназ бу хәлне сөйләп бирде. Баязит абый бик акыллы, абруйлы кеше:
– Килен, елап, дошманны шатландырып йөрмә болай! Хәзер үк 1-2 ир-егетне ал да, печәнне төяп алып кайтыгыз. Мин беләм кем чапканын, әлегә сиңа әйтмим, бераз тынычлангач сөйләрмен, – дип озатып калды.
Гөлназ яңадан печәнлеккә барып җиткәндә, теге ике абый эчке яландагы үләннең яртысын чабып беткәннәр иде, утырып ашадылар да, арбага күбәдәге печәнне төяп, Гөлназны кайтарып җибәрделәр, үзләре эшләрен дәвам итте. Шулай итеп ул көнне печәнне сарай башына алып кайтып урнаштырдылар, эчке яландагы үлән дә чабылып бетте. Өч көннән соң ул яландагы печәнне дә күбәләп куйдылар.
Урман эчендәге яланда алты зур булмаган күбә утыра иде. Фәридә үзенә якынрак урнашканы янына барып басты, кулын печән эченә җайлап кына тыгып җибәрде, күбә эче эссе иде. Әнисенең сүзләрен искә төшереп, Фәридә тирләп-пешеп кабалана-кабалана печәнне тарткалап тирә-якка таратты, Фәнил җирдә яткан агачка утырып, ипиләп су эчәргә тотынды.
Күп тә үтми, беренче күбә таратылып та бетте. Фәридә икенче күбәгә кулын тыгып карады, анысы да янып утыра иде. Бар көчен салып печәнгә ябышты кыз, күбәнең иң өске катламы җиргә барып та төште. Фәридә икенчегә үреләм дигән иде, ни күзе белән күрсен: күбәнең нәкъ уртасында егерме-утызлап елан баласы мыжгып ята иде. Кап-кара елан балалары! Фәридә телсез калды. Бер агарды, бер күгәрде! Дөньяда иң курыкканы елан иде кызның! Секунд эчендә бар гомере күз алдыннан үтте. Бер – кояшта ялтырап яткан еланнарга, бер үзеннән 4-5 метр ераклыкта утырган энесенә карады. Ике басасын бер басып, туганының янына очып дигәндәй барып җитте, кулыннан эләктереп тә алды, ипи кисәге бер якка очты, су шешәсе икенче якка тәгәрәде. Энесенә кулы белән ниндидер ишарә ясады һәм җан-фәрманга кайтыр якка йөгерде. Энесе берни аңламады, апасы артыннан абына-сөртенә чапты. Бәхетсезлеккә каршы, агач тамырына абынып, Фәридә барып төште, тубыгы сыдырылып, ачык ярадан кан китте. Кыз ачы авыртуга карамастан, туганының кулыннан эләктереп алды да тагын чапты. Авыз кипте, сөйләрлек, сүз әйтерлек хәл юк иде. Күпме йөгергәннәрдер, Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.
Яктыкүлгә җитәрәк кенә Фәридә туганының кулын җибәрде, атлавын дәвам иткән килеш ара-тирә урман ягына караштыргалады. Артларыннан куучы еланнар булмавына ышангач кына энесенә үзе күргәнне сөйләп бирде.
Ишетүе буенча, бу якларда еланнар күп, аларның нинди генә төрләре юк икән! Авылдан ерак түгел хәтта Елан тавы, аның янында Елан чокыры да бар. Кайчандыр бу тауны уратып агачлар үскән, үзенә күрә зур булмаган еланлы күле дә булган. Еллар узу белән агачлар киселгән, күл юкка чыккан. Тауның бер битендә акбур булган. Авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да бур алырга дип килүчеләр булган. Шуның белән халык өйләрен, сарайларын аклаган. Вакыт узу белән бу урында чокыр барлыкка килгән, ул әле дә бар. Авылның олы яшьтәге әби-бабайлары ул чокырдагы еланнар турында үзләренең балаларына, оныкларына бик күп әкиятләр сөйләп калдырган.
Бара-бара әтисе сөйләгән бер хәл исенә төште.
– Бервакыт әти иптәшләре белән урманга утын әзерләргә барган, ат белән кайтып килгәндә ике зур елан юл аша чыгып барган. Берсе ялгыш арба тәгәрмәченә уралган, ә икенчесе, атны куып җитәм дип, урала-урала, кайда сикергәләп, кайда шуышып, боларны куарга тотынган. Шул вакытта әти уралган еланны балта белән чапкалап төшереп калдырган, ә Мөнир абый бар көченә атны куалаган, шунда гына теге елан торып калган. Бу хәлне әти гел искә алып, “Аллаһ саклады” дип сөйли иде. Ул сөйләгән саен минем тәнемдә куркудан бәбкә йоннары кабарып килеп чыга иде. Чынлап та бик куркыныч хәл.
– Апа, безне дә Аллаһ саклады, әйеме? Ярый әле теге ояда еланның балалары гына булган, ә зурлары булса нишләр идек? – дип Фәнил тузанга баткан битен күлмәге белән сөртеп алды.
– Әйе, туганым! Саклады, Раббым саклады! Бәлки, әти теге дөньядан ярдәм иткәндер. Балаларымны, зинһар өчен, исән калдыр дип сорагандыр Аллаһтан.
Фәнил зур матур зәңгәр күзләрен күккә төбәп:
– Рәхмәт, әти! Рәхмәт, Аллакаем! – дип, апасының кулыннан тоткан килеш, авылга таба атлады.
Бу хәлләргә инде бик күп еллар үткән. Ә шулай да мыжгып торган елан балаларын күргәндәге курку хисе Фәридәгә һаман да тынычлык бирми, төшләренә кереп газаплый.
Гүзәл ЯППАРОВА.