+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Мая , 06:19

"Акчаны аяк астына кем ташлады?.."

Сез язган хатларның берсе.

"Акчаны аяк астына кем ташлады?..""Акчаны аяк астына кем ташлады?.."
"Акчаны аяк астына кем ташлады?.."

"Аллаһның рәхмәте зур, күрә белергә генә кирәк.

Заводларда эшләгән чагыбыз. Яртышар ел акча, бирми торган чак. Тулай торакта яшибез. Бүлмәдәшем - чуваш кызы. Ул кибеттә эшли. Аңа да акча 2 ай бирмәгәннәр иде. Кыш салкын килде. Бүлмәдә катып үлерлек салкын. 15 градус. Җылыткыч мич алырга акча юк. "Эльдарадо" кибетендә мич күреп кайттык. Кешедән алып торырга да юк. Авылдан әниләрдән алып килергә дә атна башы гына. Икебезнең акчаны исәпләп карыйбыз, кая инде. Юк. Кич Света сөйли: "Автобустан төштем дә уйлап кайтам, кемнән акча алып торып була икән. Бүлмәдә түзеп булмаслык салкын. Башымны исәм, аяк астымда акча ята, бөгәрләнгән". Иелеп алган шуны. Чутлап карасам, акча нәкъ мич бәясе хәтле. Бер сум да артык калмый, ди. Йөгердем кибеткә. Барсам - соңгы мич, ди. Өлгергән алырга.
Бүлмәгә кайтып керде, аптырап киттем. Үләм, акча бирделәрме әллә, дим. Юк, Аллаһы Тагәлә юлыма чыгарып куйды, ди. Әй рәхәтләндек, бүлмәбез җылынды. Мичне кабызган саен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдык. Ул - үзенчә, мин - үземчә. Аллаһы Тагәлә безне жәлләгәндер инде. Света мин гомердә дә җиргә карап йөргәнеп булмады, ничектер җиргә карыйсы килеп китте, дип аптырады инде үзе дә".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас