+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Мая , 13:40

Баланы Әй елгасыннан тапканнар

Кичә яшь ярымлык бала Дуван районының Мәсәгуть авылы янындагы урманда әнисе һәм башка өлкәннәр белән булган.

Баланы Әй елгасыннан тапканнарБаланы Әй елгасыннан тапканнар
Баланы Әй елгасыннан тапканнар
Башкортстанда тикшерүчеләр Әй елгасы буенда яшь ярымлык бала югалганнан соң эш кузгаткан.

Ул караучысыз калган һәм юкка чыккан. Соңрак аның гәүдәсен Әй елгасында, ул югалган урыннан җиде чакрым ераклыкта табалар. Тәнендә бернинди яралар да булмый. Мөгаен, бала үзе су янына барып төшеп киткәндер.

Хәзер тикшерүчеләр экспертизалар үткәрә һәм ата-аналардан һәм шаһитлардан сораша. Алар олыларның сабыйны ничек күзәтүен тикшерәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас