+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Мая , 05:35

Балыкчы маҗаралары

Кайчак кеше үзенең нинди “чир” белән авыруын үзе дә сизми кала. Ә кайчак бу “чир” гади генә мавыгуга түгел, ә тормыш рәвешенә әверелә. Бүгенге героебыз Илгис Гатауллин да – нәкъ шундыйлардан, аңа балык тоту “җене” кагыл­ган.

Балыкчы маҗараларыБалыкчы маҗаралары
Балыкчы маҗаралары

Барысы да очраклы гына башлана. Дүртөйле якларында яшәгән вакытта күршесе аны балыкка чакыра. Бәлки, машинасы булгангадыр, бәлки, дуслык хакынадыр, әмма шул сәфәр аның тормышын тамырдан үзгәртә. Гади кармаклар белән күлләргә чыгып, икесе дә шактый табыш белән кайта. Шул көннән ул “авырый” башлый...
Баштарак күлләрдә табан балыгы тота, аннары елгага – Агыйделгә күчә. Анда инде корбан балыгы, опты, хәтта чөгә, җәен, сыла, шамбы кебекләр дә эләгә. Иң хәйләкәр һәм матур балык дип ул бәртәсне атый: төнлә генә каба, шул ук вакытта гади икмәк кабыгына да кызыга.

Тора-бара мавыгуы тагы да җитдирәк төс ала. Узган җәйдә ул карп тотуга һәвәсләнеп китә. Моның өчен хәтта соңгы акчаларына көймә сатып ала, җиһазларын яңарта. Карп тоту – сабырлык һәм осталык таләп итүче сәләт. Кечкенә генә бер борчак – төп “җим”. Көймәдә елга эченә кармак саласың да ярда көтәсең. Кайчак көтү озакка сузыла, ә кайвакыт бөтен нәрсә бер мизгелдә хәл ителә!

Беркөн иртән ул кабат шул ук урынга килә. Кармак сала да көтә башлый. Бераздан калкавыч кинәт суга бата. Аннары кабат өскә калка, әмма инде башка урында. Илгис, көймәгә сикереп кереп утырып, дулкыннарга каршы ишә башлый. Ә балык аны үзе артыннан тартып йөртә! Көрәш унбиш минутлап бара. Ниһаять, ярга якынлашкач, ул балыкны күреп ала – гаять зур карп!

Сөкә ярдәмендә тотмакчы була, ләкин балык койрыгы белән сугып, аны суга төшереп җибәрә. Бу мизгел – иң киеренкесе! Әмма балыкчы югалып калмый: карпны авызыннан кулы белән эләктереп, зур көч белән көймәгә тартып чыгара.
Нәтиҗәсе шаккаткыч була: балыкның озынлыгы – 84 сантиметр, авырлыгы – 6 килограммнан артык! Бу инде гади табыш түгел, ә чын балыкчы хыялы!

Шуннан соң ул балык тотуның үзе өчен ризык табу чарасы гына булмавына тагы бер тапкыр инана. Ул балыкны сирәк пешерә, сату белән дә шөгыльләнми. Аның өчен иң мөһиме – табигать белән очрашу, дулкынлану, көтү һәм җиңү хисе.

– Авыруым дәвалый торган түгел, – ди ул. – Төзәлмәслек чирем – балык тоту!

Һәм, күрәсең, бу “чир” аның иң бәхетле чирләренең берседер.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ.
Туймазы районы,
Кандракүл авылы.
Фотол авторның шәхси архивыннан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас