+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 Мая , 03:30

"Кайгымны да уртаклашмадылар"

Агымдагы елның 9 гыйнварында «Ассы» шифаханәсендә Уфа шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек күпбалалы ана Елена Локманова вафат булган. Аның ире бүген гаделлек юлында...

"Кайгымны да уртаклашмадылар""Кайгымны да уртаклашмадылар"
"Кайгымны да уртаклашмадылар"

Ул ире һәм балалары белән шифаханәгә дәваланырга килгән. Ингаляция вакытында Еленаның кинәт хәле начарлана, ул сулаудан туктый һәм берничә минуттан иренең кулында үлә.

Бу хакта "Комсомольская правда" хәбәр итә. Башкортстан буенча Тикшерү комитеты кузгаткан җинаять эшен прокуратура карары буенча инде ике тапкыр япканнар.

Еленаның хәсрәткә баткан ире Руслан гаделлеккә ирешергә тырыша. Ул барысы да санаторий персоналы гаебе белән килеп чыккан дип саный һәм моны судта исбатларга тырыша. Әмма "Ассы" үз гаебен катгый кире кага, барысына да Еленада булган аллергия гаепле дип раслый.

«КП-Уфа»га Руслан Локманов белдерүенчә, алар 10 яшьлек кызлары һәм 13 яшьлек уллары белән дәваланырга килгән, ә 15 һәм 18 яшьлек ике өлкән кыз Уфада өйдә калган.

"Безнең биредә ял иткән бар иде. Ромашка белән ингаляция – иң гади һәм зарарсыз процедураларның берсе иде", - дип искә ала Руслан.

Ир сүзләренчә, 20 ел элек Еленада астма өянәге булган-ул вакытта аны хәтта хастаханәгә дә салалар. Шуннан соң хатын үзе белән дару йөртә башлый, ләкин мондый авыр өянәкләр башка булмый. Салкын тиюдән интеккәндә ромашканың кайнатмасын да алар бөтен гаиләсе белән эчкән, һәм Еленада бернинди аллергия дә булмаган.

9 гыйнвар иртәсендә ир белән хатын иртәнге аштан соң процедураларга китә, балалар номерда кала.

- Ул - үз процедуралары белән, мин үз процедураларым белән киттем. Якынча 12 сәгатьтә мин ингаляция үттем, аның артыннан хатыным керде. Мин киләсе процедурага барырга җыенган идем, ләкин мине нәрсәдер туктатты кебек. Кабинет ишеге төбенә утырып көтә башладым, - дип искә ала күпбалалы әти.

Берничә минуттан Руслан эчкә күз сала һәм хатынының ингаляция битлеген бер якка алып куйганын күрә - аның хәле начарлана. Елена астмадан препаратын алып, ике пшик ясый. Шәфкать туташы врач артыннан күрше кабинетка кереп китә, ә Руслан хатынын кушеткага утырту өчен аның янына килә.

Табиб керә, аңа дару (бронхоспазмнан) бирәләр һәм аллергенга каршы укол ясыйлар. Ике минуттан соң ул аңын югалта. "Мин аны кушеткага салдым. Ясалма сулыш алырга тырышып карадым, ашыгыч ярдәм чакырттылар. Анысы 40 минуттан соң гына килде, әле аларның машинасында реанимация өчен аппаратура юк иде", - дип искә ала ир-ат.

Еленаны коткарып кала алмыйлар, ул иренең кулында аңына килмичә үлә.

Табиблар Еленаның үлемен раслагач, урынга Тикшерү комитеты хезмәткәрләре килгән.

Яру нәтиҗәләре буенча Еленаның анафилактик шоктан үлгәнлеге ачыкланган, ә менә аның ире хатыны үлемендә нәкъ менә санаторий хезмәткәрләре гаепле дип саный. Фаҗига булганнан соң инде 4 ай узган - бу вакыт эчендә җинаять эше ике тапкыр кузгатылган, һәм шулкадәр үк тапкыр аны прокуратура карары буенча гамәлдән чыгарганнар.

"Мин, чынлыкта, барысын да төрмәгә утырту максатын куймыйм. Ләкин ниндидер гаделлек телим. Ул вакытта алар гафу да үтенмәделәр һәм кайгы уртаклашмадылар", - ди зарлы ир.   P.S. Соңгы мәгълүматлар буенча, җинаять эше яңадан ачылган һәм Русия Тикшерү комитеты җитәкчесе аны контрольгә алган. 

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас