– Уяндыгызмы, Мортазин? Кузгалмагыз. Сезгә әле торырга ярамый. – Ак башлыклы, кыска ак халатлы шәфкать туташы янына килде, система энәсен рәтләп куйды, өстенә простыняны яхшылап япты. – Хәзер бетә. Сабыр итегез. Инде бу кадәренә түзгәч, түзәбез инде...
– Бәдрәфкә барасым киләәә... – Харис чыраен сытты. Тешләрен кысты.
– Бара алмыйсыз. Хәзер “үрдәк” алып килербез. Сезгә кузгалырга ярамый.
– Их... – Харис иреннәрен җыеп күзләрен йомды.
Система агып бетте, санитарка килеп иргә бушанырга ярдәм итте.
– Ыһһһ... – Харис әйләнеп ятты. – Рәхмәт, сеңлем.
– Сәламәт булыгыз. Хәлегез яхшырсын! – Санитарка чыгып китте.
Харисның башы гүли, хәле юк, күз алды томанлы. Хәлсез куллары белән кул-аякларын капшады. Үзе белән нәрсә булганын аңламады.
– Бар да әйбәт иде бит. Нәрсә булды соң? Нигә болай булды соң? – дип сөйләнде.
– Гел бертөрле генә бармый шул тормыш, Харис абый. Утка сала, суга сала.— Шәфкать туташы авыруга сыек ботка алып килде. – Ашап алыйк әле. Хәзер көч, хәл кереп китәр. Сез әле диетада. Бу арада сыек боткалар гына ашап торырсыз. – Авыруны сак кына мендәргә терәп утыртты да, үзе дә янына утырып, ботка ашатты.
Шәфкать туташының сүзләре ирнең үткән тормыш юлын айкады да салды. Аны да бит язмыш утка да, суга да салды.
...Харис белән Флүрә бер җан, бер тән булып яшәделәр. Өйләнешкәндә икесе дә кырыкны узган иде. Харис колхозда механик булып эшләде. Флүрә мәктәптә башлангыч сыйныфларны укытты. Икесе дә тырыш. Авыл башындагы буш урында зур йорт төзеп, башка чыктылар. Ике балалары туды. Уллары Ирнас бала чагыннан яхшы укыды, хәрби офицер булам дип хыялланды. Урта мәктәптән соң укуын шул юнәлештә дәвам итте. Авылга сирәк кайта. Кече кызлары тумыштан авыру. Сөйләшми. Әйткәнне аңлый. Җавап итеп бер сүз дә әйтә алмый. Авыл тормышы, мал-туар белән яшәп, сабыйны вакытында тикшерү, дәвалауга йөртә алмадылар. Могҗизага өмет итеп, теле менә ачылыр, менә ачылыр, дип өметләнделәр. Язын сыерчыклар, торналар килгәндә тел алып килерләр, дип көттеләр. Сыерчыклар, торналар килү белән дә тел ачылмады. Җәйләр, көзләр алышынып торды, Илира сөйләшә башламады. Инде унөченче яше белән бара. Түләүле клиникага алып баргач, табиб, көчле стресс кичерсә, сөйләшә башларга мөмкин, диде. Аңа карап балага стресс ясап булмый бит инде.
Алтмышынчы яшенә чыкканда Флүрәнең кан басымы күтәрелә башлады. Хәле начараюга әллә ни әһәмият бирмәде. Баш авыртмый, күңел болганмый гына тормый инде, дип уйлады. Үтәр әле, дип йөрде. Үтмәде. Ике ел этләнде. Өченче ел дигәндә, уң ягы хәрәкәтсез калып, хәле авырайгач, ашыгыч ярдәм чакыртып, дәваханәгә алып киттеләр. Харис тынычланып калды. Ак халатлылар күзе алдында берничә көндә терелеп кайтыр дип өметләнде. Икенче көнне хәл белергә баргач, коридордагы кушеткада өстенә тукыма ябылган хәлдә күрде Флүрәсен. Бер сүз әйттеләр Хариска: “Соңлагансыз...” Шул китүдән кайтмады тормышын парлы, нурлы иткән Флүрәсе. Шуннан башланды аның өчен җирдәге тәмугка тиң көннәр.
Йорт тулы мал-туар, кош-корт, хуҗалык зур. Кайгыдан кечерәеп, бирешеп калган Хариска өйдәге авыру баланы көйләү дә җиңелдән түгел.
– Өйлән, Харис, интекмә болай. Менә дигән хатын алып кайт та, яшә. Тормышың хатын-кыз кызыгырлык, – дип киңәш итте авылдашлары.
Танышлары сүзен чынга алып, бер авылга барып, ялгызы яшәгән хатынның ишеген шакыды. Хәлен сөйләде, ниятен аңлатты:
– Тормышым әйбәт. Йорт-курам төзек. Мал-туар ишле. Коебыз бар, ихатам баткак түгел. Өйдә шартлар бар... – Берсен дә төшереп калдырмаска тырышып, барысын да тезде.
– Сыерың да бармы? – Чәч-башын буяткан, үз-үзен караган, иреннәрен кабарткан, кашларын карайткан, тырнакларын эшләткән хатын өстәл артында утырганда үзен борчыган беренче соравын бирде.
– Ике баш! – дип җаваплады Харис, хатынның мал-туарга кызыгуына өметләнеп.
Хатын, чәенә чәчәде.
– Менә шул сыерларыңны бетерсәң, барырмын. Иң беренче сыерыңны бетер. Минем сыер саварлык буыннарым юк. Бармакларым сызлый... – Хатын алмашлап ике учының өстен сыйпап алды. Харис шунда гына хатынның ике беләзегендә алтыннар ялтыравын күрде.
– Әллә инде. Бүгеннән кайда урнаштырыйм инде. Ике баш бит. Ике баш...
– Сыер кирәкме сиңа, хатынмы? – Чая хатын ике кулын биленә таянып иргә карап зәһәр елмайды, башын чайкап куйды.
– Ярар, берәр нәрсә уйлармын...
Харис бу хатын йортыннан уйга батып кайтты. Флүрәсе исән чагында нужа дигәнне белмәгән. Менә нинди хатыннар да була икән?! Үз гомерендә читкә күз салмаган, Флүрәсеннән башка хатын-кызга күтәрелеп карамаган, караса да, ачык итеп сөйләшмәгән Харис үзе өчен көтелмәгән “ачыш” ясады. Алай да өметен өзмәде. Хатынның шартын үтәде.
Ике атна эчендә бер сыерын суеп сатты, икенчесен арзан гына бәягә сатып җибәрде. Тагын барды сүз биргән хатынга. Бу юлы:
– Бармыйм! Башканы эзлә, – дип чыгарды.
Аптырады Харис. Инде нишләргә? Икенче авылдагы бер хатынга барып сөйләшеп карады. Хатын сүзне кыска тотты:
– Кемнәрең бар?
– Ике балам бар.
– Кемнәр? Зурлармы? Гаиләлеләрме? – Үз тупсасында мескен иргә хатын сорау арты сорау яудырды.
– Улым зур инде. Курсант. Кызыма унөченче яшь. Ул авыру. Сөйләшми. Аңа иптәш, тәрбия кирәк шул. Анысы проблемалы бала... – Харис дөресен сөйләде.
– Чирле балаңнан котыл! Аннан уйлармын!
– Ни сөйлисең? Ничек котылыйм? Бала бит ул! – Харисның күзләре яшькә тулды.
– Бала булганга әйтәм дә инде. Ничек котыласың? Бәреп үтерәлмисең инде, кхммм... хе-хе-хе... Ну, беткәнмени приют ише нәрсәләр? Сөйләшәсең дә, илтеп урнаштырасың! Я булмаса, шундый авырулар йортына...
Харис, хатынга кайтарып сүз әйтә алмады. Башын иеп утырды да, чыгып китте. Артыннан хатын нидер сөйләнеп калды. Ир аны ишетерлек, ишетсә дә аңларлык хәлдә түгел иде.
Өметен өзеп чыкты хатын йортыннан. Нинди заман килде? Берсе күз атып торган ике сыерыннан яздырды. Икенчесе газиз баласыннан котылырга куша! Үзе балалар үстереп тараткан ана кеше! Кая илтсен ул баласын? Газизе бит ул Харисның. Күзенә карап торган кешесе!
Шул хатыннарга ялынып йөреп күпме нервысын бетерде ул. Бер канатың каерылгач, читләргә кирәкмисең, читләргә син үз булмыйсың икән бит. Сыерларын урнаштырганнан соң да йөрәгенең бер өлеше өзелеп калгандай булды. Инде монысы кайтуын моңланып өйдә көтеп утырган баласыннан котылырга сорый. Юк! Хатын алам, дип, моны мәңге эшли алмый Харис! Ничек булса да тырышыр, тырмашыр. Ул тырышты, тырмашты. Йөгерде, эшләде. Тазалыгына да зыян килде шул. Күп вакыт тәрбиясез йөреп, ашказаны авырта башлады. Үзеннән алда баласын уйлады. Мин исән чакта кызым – күз нурыма кыенлык килмәсен дип яшәде. Аз гына ашаса да коса, хәле бетә башлады. Үзенең монда нинди юл белән килеп эләккәнен дә белми.
– Өегездә ут янмагач, аптырап күршегез кереп, абзардан тапкан сезне. Егылгансыз. Ашыгыч ярдәм чакыртып, монда китерде. Операцияне әйбәт үткәрдегез. Хәзер сезгә терелергә кирәк, Харис абый, – диде ут борчасы кебек бөтерелүче шәфкать туташы.
– Хатыным... Флүрәм үлеп әрәм булды. Их... – Харисның күзләре чыланды.— Ә бит мин аны күрдем. Ул монда иде... Баш очымда торды. Ниндидер дога укыды, мин аның башын истә калдырырга да тырыштым: “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Йәә сиииин. Уәл-Куръәәнил-хәкиим. Иннәкә ләминәл-мүръсәлиин. Гъаләә сыйраатыйм-мүстәкыыйм. Тәңзииләл-гъазиизир-рахиим...”
– И Харис абый, бер Флүрәне югалткансыз шул. Нишлисең инде. Үлгән артыннан үлеп булмый.
– Булмый шууул...
– Монда икенче Флүрә сезнең өчен кереп дога укыды, укый. Әллә аның догалары ярдәм итеп, хәлегез яхшыруга барадыр? Неврология авырулары палатасында ята. Аның барыр җире юк. Балалары куып чыгарган. Сезнең язмышны белә... – диде шәфкать туташы.
– Сеңлем, барны сөйлисеңме? — Харисның хәлсез күзләрендә очкыннар уйнап калды.
– Һе, мин нишләп шаярырга тиеш?
– Их, минем малларым, чирле кызым бар шул, аларын белсә, ул да үзенең шартын куяр...
– Куймас, Харис абый. Тормыш аны да җитәрлек каезлаган. Кеше рәхәтлеккә чыдый алмый. Кыенлыкларга түзеп яшәр өчен яралганбыздыр без.
– Их, сеңлем, шундый акыллы сүзләр сөйлисең. Әйткәннәрең хак булса, миннән дә бәхетле кеше булмас иде.
– Бәхетегез алда әле, Харис абый. Кызыгыз да беренче сүзен әйткән бит: “Әти”, – дигән. – Күршегез сөенче алырга килгән иде. Табиб яныгызга кертмәде. Әлегә борчырга ярамый, диде.
– Өнемме, төшемме бу, сеңлем? Син ни сөйлисең?
– Өн, өн, Харис абый. Үткәннәрегезне авыр төш булып искә алырга гына калсын. Иртәгә җомга көнне Флүрә апа яныгызга керер. Үзен дә күрерсез. Тик сез аңа “Юк”, димәгез яме. Әйбәт апа ул.
Харис, яшь каплаган күзләрен учлары белән каплап, башын селекте.
Вәт дөнья. Балалар табып үстергән ана үз балаларына кирәкмәс булган. Ана кадәр ананы өеннән куып чыгарганнар. Харис шаккатты. Ул үз колакларына ышана алмады. Бу минутта үзенең хәлен онытып, аның йөрәгендә яңа тойгы – бу хатынга ярдәм итү теләге уянды. Ул инде тормышның көтелмәгән хәлләргә тулы булуына тәмам төшенгән һәм яңа сынауларга да әзер. Аның исәнлеге, саулыгы өчен дога кылган! Бер белмәгән кеше! Аларны уртак хәсрәт берләштерә бит. Үзе нинди көндә калган хатын Харисның исәнлеге өчен дога кылган! Харис савыгып аягына гына бассын, ул Флүрәне бәлагә уралган хәлдә ялгызын калдырмаячак. Ул аңа алда көтелгән барлык авырлыкларны бергә кичерер өчен үз куышына кайтырга тәкъдим итәчәк. Аның өенә хатын-кыз җылысы иңәчәк! Харис өчен яңа тормыш башланачак. Ул үзенең хәзер ялгыз түгеллеген аңлады.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.