+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Мая , 04:56

Кайда син, Гуля Усманова?

Ярты гына сәгать сөйләшеп барган кызны гомер буена эзлим

Кайда син, Гуля Усманова?Кайда син, Гуля Усманова?
Кайда син, Гуля Усманова?
Мин 1958-59 елларда Приют поселогы янындагы төзелеш идарәсендә эшләдем. Ул вакытта нефтьчеләр өчен юллар күпләп төзелә иде. Мин дә шуларның берсен төзүдә катнаштым, яшәвебез – трассада вагончыкларда булды. Шул чорда шуткатур-маляр булып эшләүче кызлар Усманова Гуля, Аня, Елена һәм асфальт заводында эшләүче Анатолий Прокудин белән таныштым.
1959 елда Бәләбәй военкоматыннан хәрби хезмәткә чакырылдым һәм Балтыйк флотының диңгез авиациясендә хезмәт иттем.


Шунда Анатолийга гаҗәеп рәвештә охшаган бер портрет күрдем. Эш шунда ки, 1941 елның 8 августында Берлинга яшерен хәрби очыш оештырыла һәм Германия башкаласына бомбалар ташлана. Хәрби операцияне башкаручы очучылар Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аларның портретлары мактау тактасына куела. Алар арасында “Прокудин” дигән фамилия астында Анатолийга ике тамчы су кебек охшаган портрет та бар иде – шул ук йөз чалымнары, бөдрә кара чәчләр, күзләр... Ә бит минем дус детдомда үскән. Бәлки, ул аның әтисе булгандыр, ә улы кемнең дәвамчысы булуын әле дә белмидер...
 
Ул вакытта мин Гуляга карата яшерен сөю утларында яна идем. Лейтенант Шмидт вагон купесында 40 минутлап кына аралашып барган чибәргә мәхәббәт хатлары яудырган кебек, мин дә Приютка тимер юлдан рельслар буйлап 30-35 минут кына атлап барган танышыма хатлар яздым. Аннан 1960 елның 14 февралендә БССР, г. Быхов, в/ч 10489”А” адресына бер генә хат алып калдым. Ә күз алдымда мине озатырга дус кызлары белән килгән Гулямның кечкенә гәүдәсе, яшь тулы карашы калды...
Аның гади генә бүләген һәм шул бердәнбер хатны мин кубриктагы тумбочкамда кадерләп сакладым. Әмма, ни кызганыч, аларны югалттым.
 
Хәрби хезмәттән соң, Ленинградта үзем хыялланган институтка укырга керергә бардым, әмма соңладым. Шуңа да Череповецтагы металлургия заводына эшкә урнаштым. Ә бер елдан соң, әти-әнием янына кайтып барганда, минем әйберләрне поездда урладылар. Алар арасында документларым, фотолар, адреслар язылган блокнот та бар иде. Мин иң кадерле ядкарь – Гуляның хатын да югалттым дип уйладым. Ә бит шул хат эзеннән әлеге отпускта мин аны эзләп табарга тиеш идем. Бер киемсез, документсыз юлны дәвам итеп булмаганлыктан, мин яңадан Череповецка кайттым. Еллар узгач, документларым арасыннан, ниндидер тылсым белән, Гуляның ул хаты килеп чыкты. Мин аны бүген дә иң зур байлыгым итеп саклыйм.
 
Хатында Гуля Анатолий белән Аня өйләнешергә җыена дип язган иде. Шулай килеп чыкса ярар иде...
Гуля мин киткәч аңа егетләр бәйләнүен, шуңа да ул авылына кайтып китәргә җыенуын язган иде. Мин аның хакында башка берни дә белмим. Аня янына Раевкадан апасы килгән иде шикелле...
 
Советлар Союзы заманы булса, адреслар өстәленнән табарга булыр иде, хәзер андый мөмкинлек юк шул. Шуңа да мин җәй айларында Приютка килеп, аннан Усмановлар яшәгән авыллардан Гуляны эзләргә уйлыйм. Самимилыктыр, бәлки, әмма минем вакыт тар шул... Үзем турында: мин Акчурин Миңнегали Садыйк улы, 1940 елның 23 февралендә Башкортстанның Федоровка районының Батыр авылында туганмын.
Әлеге адресым: 162609, Вологда өлкәсе, Череповец шәһәре, Любецкая урамы, 17нче йорт, 103 фатир. Телефон саннары: 8-921-718-00-47.
Аңлап торам, миңа Аллаһ, яисә бик изге күңелле кешеләр генә ярдәм итәр. Бәлки, алар сезнең арададыр – яшьлек дустымны табарга ярдәм итегез, зинһар!

Миңнегали АКЧУРИН.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас