Фаҗига 16 май иртәсендә Инорс микрорайонында теркәлгән. Йортка эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килгәндә гаилә башлыгы исерек булган. Ул үзе полиция хезмәткәрләрен чакырткан да.
"Честный репортаж" Тг-канал мәгълүматы буенча, сабыйның тәнендә үтерү билгеләре табылмаган. Үләр алдыннан ул авырган һәм күпмедер вакыт хастаханәдә дәваланган. Шуннан соң аны өенә алып кайталар.
Үлгән сабыйның әнисе әле дә дәваханәдә ята. "Ufa1" мәгълүматлары буенча, ул кыйналганнан соң анда салынган. Гаилә имин булмаган, исәптә торган.
Хәзер ата кеше полиция бүлегендә, аның белән тикшерүчеләр эшли.