+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 Мая , 03:10

Әти-әнисенең бердәнбер баласы булган

Кыйгы районында югалган 27 яшьлек ирнең гәүдәсе 15 көннән соң табылган.

Әти-әнисенең бердәнбер баласы булганӘти-әнисенең бердәнбер баласы булган
Әти-әнисенең бердәнбер баласы булган
Ирнең туганы «КП-Уфа»га сөйләгәнчә, ул хатыны һәм 8 айлык кызы белән Йосып авылына туганнарына кунакка килгән.

1 май төнендә ир үзенең мотоциклында йөреп кайтырга була һәм Мостовая урамына чыга. Ул торак пункт читеннән уза һәм Кыйгы елгасы аша күпергә чыга. Шунда фаҗига була да инде. Караңгыда идарә итүне үти алмый (мотоциклның фарасы эшләми), матайдан очып, ир туп-туры елгага килеп төшә. Яр буенда техника, галош һәм шапка табылган.

"Төне буе эзләдек, аннары көне буе. Аннары МЧС кушылды, моторлы көймәдә Әй елгасына кадәр эзләделәр. Коткаручылар белән бергә полиция якындагы җирләрне тикшереп чыкты-барысы да нәтиҗәсез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шундук аның Кыйгы елгасы коя торган Әй елгасына эләгүен әйттеләр. Анда агым көчле. Ә водолазлар төшмәде, чөнки су пычрак", – ди вәзгыять белән таныш җирле халык.

15 майда ир-атның хатынына аны үле килеш табулары турында хәбәр итәләр. Ачыкланганча, гәүдә агым уңаеннан 10 чакрым ераклыкка киткән.

Егетнең вахтачы булып эшләве билгеле. Төньякта бораулаучы ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Әти-әнисенең бердәнбер баласы була. Туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас