+27 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 Мая , 06:20

Әүлия чишмәсенең сере нидә?

Язын гына бәреп чыккан аның шифалы суыннан авыз итү өчен Учалы районына ерак төбәкләрдән дә киләләр.

Әүлия чишмәсенең сере нидә?Әүлия чишмәсенең сере нидә?
Әүлия чишмәсенең сере нидә?

Искиткеч матур табигать кочагында урнашкан Учалы районын телгә алган саен, бу төбәкнең бөдрә таллы күлләре, урап чыккысыз куе урманнары, мәһабәт Ирәмәл тавы, сандугач моңына күмелгән ямь­ле табигатьле Агыйдел, Җаек, Юрүзән, Зирекле, Кызылъяр, Кыйдаш елгалары, Калкан, Әвеш, Өрген, Учалы, Карагай, Җилембәт күлләре, Илтабан, Рысай, Ахун, Первомайск, Ураз сусаклагычлары, мең чәчәккә төренгән сихри аланнары, болыннары күз алдына килеп баса. Күренекле сәхнә осталары Нәзифә Кадыйрова, Наҗия Аллаярова, Рәҗәп Вәдүтов, Гүзәл Мамина, Айгөл Сагынбаева – барысы да шушы як табигатенә сокланып үскән шәхесләр.

Гомумән, Учалы табигате би­регә килүчеләрне гаҗәеп матурлыгы белән генә таң калдырмый, аңарда ниндидер тылсым көче дә бар сыман. Бу якларда күп тапкырлар булсам да, моңа кадәр биредә серле урыннар барлыгын белми идем. Учалы хәзрәтләренең махсус чакыруы буенча бирегә баргач, алар белән берлектә корбан чалып, Учалы табигатенең серен ачыкларга тырыштым. Нинди сере, нинди илаһи көче бар соң бу як табигатенең?

Уфадан җиде сәгать автобуста баргач, Учалыда хәзрәтләр мине каршы алды, аларда кунак булдым, һәм икенче көнне таң белән җиңел машинада Иске Бәйрәмгол (Әвеш) авылына юл тоттык. Әлеге авыл Учалы шәһәреннән алтмыш чакрым ераклыкта, Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан. Мондагы калкулыклар, сөзәк таулар итәгендә Әвеш күле җәйрәп ята. Аның белән янәшә куе урман белән капланган мәһәбәт Әүлия тавы, шунда ук Әүлия чишмәсе урнашкан. Авыл аксакаллары, хәзрәтләр әйтүенчә, аларның данлы тарихы бар.

– Әүлия чишмәсенең суы искиткеч тәмле, ул микроэлементларга бай. Шифалы булуы белән дан тота. Тау итәгеннән ургылып чыккан чишмә суын эчәргә, алып кайтырга илебезнең кайсы гына төбәгеннән килмиләр, – ди Иске Бәйрәмгол авылы кешеләре.

Чыннан да суы үзенчә­лекле, тәмле, Мәк­кәи-Мөкәрәмә шәһәрен­дәге зәмзәм суын хәтерләтә.

– Тик чишмәнең гомере бик кыска, – ди урындагы хәзрәтләр. – Ул апрель уртасы – май башында, кадерле кунак көткән кебек, мине онытмадыгызмы әле, дигән­дәй, бәреп чыга да, бер ай чамасы аккач, янә җир асты патшалыгына кереп югала. Һәм ел саен шулай кабатлана. Шуңа да апрель җитү белән халык шифалы су алып калырга тырыша. Шешәләргә тутырып, аның суын алып кайтабыз да суыткычта саклыйбыз. Әйткән­дәй, Әүлия суы биш-алты ел буы бозылмыйча саклана.

Каен кызлары арасында аккан әлеге серле чишмәдән Әүлия тавына юл башлана. Шушы тауның һәм чишмәнең тарихын өйрәнүче Рәсүл авылы имам-хатыйбы Сә­гыйтьҗан Ибраһимов сөйләвен­чә, якынча 1254 елда Алтын Урда чорында хакимлек иткән Бәркә ханның шәехе Мөхәммәтне (ул бик диндар кеше була), аның гаилә әгъзаларын үтерәләр һәм урындагы мәҗүси халык (ул вакытта биредә Ислам дине таралмаган була әле) аның гәүдәсен тау итәгенә күмә. Бу хакта гасырлар буена сакланган зур кабер ташы сөйли. Шул чордан алып урындагы халык бу тау белән чишмәне Әүлия исеме белән йөртә башлый.

...Хәзрәтләр белән мин дә 1,5 литр әлеге шифалы суны тутырып алып, Учалыга, арытаба Уфага юл тоттым.

...Табигатьтә нинди генә серле урыннар юк. Күпме генә белергә тырышсам да, Әүлия чишмәсенең серенә төшенеп бетә алмадым. Галимнәр ныклап торып тикше­ренүләр үткәрсә, бәлки, аның геологик серен ачар иде. Дини күз­лектән караганда, моны Аллаһы Тәгаләнең кодрәте дип атарга кирәк.

Ничек кенә булмасын, тарихи вакыйгаларга шаһит булган Әүлия чишмәсе һәм тавы – Башкорт­станның зур байлыгы. Һәм аны кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшыру – барыбызның да изге бурычы!

Әхнәф ӘМИНЕВ.
Учалы районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас