

Минем ирем ерак шәһәрләргә йөри торган автобуста водитель булды. Беренче тапкыр Саратов өлкәсенә барганда пассажир әби, бер урында нәрсә генә булса да, кем генә туктарга кушса - туктама, начар урын, дигән. Ирем көлеп куйган инде. Андый юк-барга ышанмый иде чөнки. Арытаба ирем сөйләгәнен язам:
"Барам, буран башланды, сәгать әле дүрт кенә, ә инде караңгы. Турков дигән поселокка җитәргә бер сәгатьләп бар. Кинәт автобус нәрсәгәдер эләккән кебек булды. Ниндидер чокыр кебек әйбергә. Туктап, чыгып карарга булдым. Автобус болай да иске, тикшереп керергә кирәк, дим. Туктарга гына җыенган идем, әби минем янга килеп "туктама, ярамый" ди. Әби борчылма, бернәрсә дә булмас, автобусны гына тикшереп керәм, дим. Борчылма, барыгызны да тиешле урынга илтеп җиткерермен, дим. Автобустан төштем, әйләнеп карап чыктым. Барысы да яхшы. Юлда бернәрсә дә юк. Тип-тигез юл. Шунда юлдан ерак түгел кырда ниндидер йорт күрдем. Буран котыра. Нишләптер мине шул йортка таба тарта башлады. Имеш, барам да хәзер буран беткәнче шушында кереп торыйк әле, дип сорамакчы булам уемда. Шул якка бара башлагам идем, каршыга килә торган машина фарасы күзгә чалынды. Күзне кысып-кысып алдым да, карасам - юк теге йорт. Каз тәннәре чыкты, тиз генә йөгереп барып автобусыма утырдым. Кабызырга телим кабынмый. Көчкә кабыздым да очтым гына ул урыннан. Турки дигән поселокка килеп җиткәч, теге әбиең янга килеп, сине теге каршыга килгән машина гына коткарып калды, ди. Ул урында гел машиналарга нидер була һәм кешеләр юкка чыга, ди. Аннан соң инде стоянкада мужикларга сөйләгән идем. Алар беркайчан да ул урында туктама, хәтта тизлегеңне үзгәртмә, транспортың шунда ук сүнәчәк диделәр, ди.
Башка вакытларны анда барганда ирем беркайчан да ул урында туктамый башладым, диде.