+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Мая , 07:13

"Әнине үлгән көнендә үк җирләргә уйлаган идек..."

"Дәваханәдә үлде ул. Шул ук көнне җирләргә булдык. Әмма ул моңа "каршы" булды".

"Әнине үлгән көнендә үк җирләргә уйлаган идек...""Әнине үлгән көнендә үк җирләргә уйлаган идек..."
"Әнине үлгән көнендә үк җирләргә уйлаган идек..."

"Минем дә үзебез белән булган хәлне язып китәсем килә. Каенанам 3 ел элек операция ясаганнан соң дәваханәдә үлеп китте. Терелеп тиз кайтам, дип киткән иде. Төнлә үлгәч, икенче көнгә күмәргә идек. Көтәсе кешебез юк, җомга көн булганга тиз тотарга куштылар олы кешеләр. Иптәшем шалтыратып, өйгә алып кайтып тормыйбыз, мәчеттә юып, саубуллашып күмәргә булдык, диде.

Шул вакыт өйдә нидер булды, ыңгырашкан тавыш дисеңме, савыт-саба идәнгә коелып төште, тәрәзәгә, ишеккә кагу, аяк тавышы. Шомлы булып китте. 1 сәгатьтән иптәшем янә шалтыратып, дәваханәдән кирәкле справкалар ала алмыйбыз, берни эшли алмыйбыз, моргка да барырга, әллә нинди авырлыклар килеп чыкты, ди. Төн кундырып, иртәгә күмәбез дигәч, өй эчләре яктырып китте кебек, колагыма әниебезнең дога укыган тавышын ишеткән кебек булдым. Иртәгесе көнне жиңеллек белән күмеп кайттык. Төштә рәхмәт әйтте әниебез".

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас