+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
21 Мая , 11:05

Үтереп, гәүдәсен елгага ташлаган

Чиләбе өлкәсендә былтыр ноябрьдән хәбәрсез югалган дип саналган хатын-кыз гәүдәсе табылган. Корбан Башкортстанның Баймак районында яшәүче 42 яшьлек ханым булып чыккан.

Үтереп, гәүдәсен елгага ташлаганҮтереп, гәүдәсен елгага ташлаган
Үтереп, гәүдәсен елгага ташлаган
Ул 2025 елның декабреннән хәбәрсез югалган дип саналган.

Аның гәүдәсе Магнитогорск янында Урал елгасы ярында табылган, белгечләр аны караганда көч кулланып үтерү билгеләрен теркәгән. Ачыклануынча, югалган көнне хатын үзенең танышы белән очрашу турында сөйләшкән. Алар арасында көнләшү аркасында низаг килеп чыккан, бу фаҗигагә әверелгән: ир кеше, ачуы чыгып, әңгәмәдәшен буып үтергән.

Эзләрен яшерергә тырышып, шикләнелүче гәүдәне елга янына алып килә. Ул, калкып чыкмасын өчен, аны металл чылбыр белән бәйләп, бетон блокны беркетеп, елгага ташлый. Хокук саклау органнары җинаятьченең эзенә чыга алган. 54 яшьлек Башкортстан кешесе тоткарланган һәм инде гаебен таныган. Суд карары буенча ир-ат сак астына алынган.

Булган факт буенча «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас