+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 Мая , 04:52

Соңлаган сөенеч

Үлде, дип санаган кешеләр дә, ризыгы өзелмәсә, туган йортына кайта икән

Соңлаган сөенечСоңлаган сөенеч
Соңлаган сөенеч
Халидә апа карт көнендә япа-ялгыз калды. Кемнәр уйлаган гөрләп торган дөньясы бер көн таралыр дип. Ул гомере буе абруйлы эштә – колхозның баш бухгалтеры булып хезмәт салды. Ире Әнәс тә колхозга кирәк кеше – эретеп ябыштыручы булып эшләде. Алар җитеш тормышта алма кебек ике кыз үстерделәр. Икесен дә зур өметләр баглап укыттылар, кеше иттеләр.

Зур кызлары институтта фармацевтика бүлеген тәмамлагач, башта дистә елдан артык провизор булып эшләде. Ә хәзер үзенә даруханә ачты. Ул әни­сеннән еракта, Урал таулары кочагына сыенып утырган бер зур гына шәһәрдә төпләнеп калды. Бизнесы гөрләп бара, ел саен җылы якка, диңгез буена барып ял итәләр. Шәһәр читендә ике катлы коттеджлары бар, җиңел машиналары берничә. Бу яктан олы кызы ирдән дә, язмышыннан да уңды. Диңгезгә киткән саен ике бәләкәч кызчыгын авылга дәү әниләре янына кайтарып куялар иде, ә хәзер оныклары үсте, карт кеше янында калырга теләмиләр, әти-әниләре белән алары да диңгезгә китә. Шуңа күрә соңгы елларда кызы да, оныклары да бик сирәк кайталар.
Халидә апа әле бирешерлек түгел иде, аңа бары җитмеш яшь кенә, ире белән бик матур гына яшәп яткан бер көндә көтмәгәндә иңнәрен күтәрә алмаслык кайгы басты.
Башкалада икътисад бүлегенең соңгы курсында укып йөргәндә, кече кызы юлга чыгып киткән җирен­нән юкка чыкты. Әти-әнисен олы кайгыга салды. Аның артыннан күп тә тормый, ире Фәнәви абый Халидә апаны ялгыз калдырып, мәңгелек йортына күчте. Кече кызының суга төш­кәндәй югалуы, аның артыннан иренең вафаты тәмам сәламәтлегенә сук­ты, ун еллык картаясын ул бер елда картайды.

АҢА ҮЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ

“Язмыштан узмыш юк”, дип, үзе өчен кайгырмый, чөнки яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. Тик менә кече кызы Гөлнәзирәнең билгесез язмышы гына аның бәгырен өзә. Инде үзен инсульт суккач та әҗәле аны алмады, чөнки ул менә унбиш ел инде югалган кызын көтә. Аңа әлегә үләргә ярамый! Әгәр ул үлеп китә калса, Гөлнәзирәсен кем каршы алыр? Ул кайтканда туган йортының ишеге йозаклы булырга тиеш түгел! Менә шушы хис яшәтә Халидә апаны...
Ә кызыннан хат-хәбәр юк. Ана күңеле сизә, кызы исән-имин, кайдадыр еракта, тик кайта гына алмый. Төшендә кызы: “Әнкәй,сине бик сагындым, бик кайтыр идем дә соң, мин әлегә читлек кошы шул, читлегемне ватып та, ачып та чыгарга чара юк”, – ди... Менә шушы сәер төш керә аңа. Моңа кадәр Халидә апаның төшләре тормышка аша иде...

БӘЛА АЯК АСТЫНДА

Яшьлегендә шундый матур хыяллар белән яшәгән кызының уй-ниятләре чынга ашмады. Кемнәр шулай булыр дип уйлаган? Бар яктан да сәләтле бала иде. Укып бетергәч кем булыр иде икән? Яраткан егете Хәлим дә торып калды, ул һаман да өйләнмәгән, Гөлнәзирәсен көтә! Унбиш ел буе көтмәс иде егет, яратуы көчле. Бергә уйнап үстеләр, аерылмас дуслар булдылар. Егет армия сафларында хезмәт иткән елларда кыз институтта укыды. Укуын егет кайтканда да бетермәгән иде әле. Кыз укуын тәмамлагач, өйлән­ешергә вәгъдә биреш­кәннәр иде. Хәлим дә читтән торып югары уку йортына укырга керде. Егетнең – агроном, ә Гөлнәзирәнең исә әнисе кебек бухгалтер яки икътисадчы буласы килгән иде. Әмма бәла аяк астында диюләре дөрес икән. Кыз соңгы курста укыганда шушы бәлагә тарыды...
Укыганда атна саен ялга кайтып йөрде. Авылда Хәлиме дә булгач, еш кайтырга тырышты. Кызы артыгын кешегә ышана иде шул, менә шушы артык ышануы үзен бәлагә тарытты, бер китүендә югалды да куйды. “Кеше энә түгел, табылыр”, – дип, әй эзләделәр, тик юкка. Полиция белән дә, башка юллар белән дә эзләттеләр, ни үле гәүдәсе табылмады, ни үзен күргән-ишеткән кеше булмады...
Бүген менә тагын Хәлим кереп, утынын ярып чыгып китте. Рәхмәт инде шул балага, атнага бер керми калмый, хәлен белешеп, ярдәм итеп тора. “Сезгә кереп, шушы юкәләрегез янында басып торсам да, Гөлнәзирәмне күргәндәй булам, йөрәгемә дәва була”, – ди ул. Үзе елмаеп сөйләшергә тырышса да, күзләре тулы моң гына...
Менә шулай унбиш ел инде Хәлим Халидә апаның авыр язмышын уртаклашып яши. Ярый шушы бала бар әле, әгәр ул булмаса, авыр чакларында кемгә дәшәр иде? Олы кызы Илдариясе “бизнес-леди” булып киткәч, әнисе янына кайтып урарга вакыт табалмый. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчкәч, мал-туарын да бетерде, бары ун тавыгы да, бер әтәче генә калды. Аларын да бетерсә, тормышының яме калмас дип уйлый.

ШАТЛЫКНЫ КҮТӘРӘ АЛМАДЫ

Кызы өчен гел өзгәләнеп яши торгач, тәмам бетеренде карчык. Хастаханә­ләрдә дә ятты, тик дәвасы гына вакытлыча. Шул төш­ләренә алданып кына яши ана. Хәлим дә төшен­дә Гөлнәзирәне күргән, кызы озын чәчен тарый икән. Төштә күргән озын чәчне саулыкка һәм шатлыкка юрыйлар. Кызы исән, барыбер кайтачак!
Менә бүген дә Халидә апа таң сызылганда гына төш күрде. Иртәнге төш чынга аша, диләр. “Әни, миңа яңадан канатлар үсте, читлегемнең ишеген ачарга ачкыч таптым, көт, әнием, тиздән мотлак кайтып җитәчәкмен!” – диде ул. Шушы төшенә әй шатланды ана, Хәлимгә дә хәбәр итте, аның белән икәүләп өйне җыештырдылар. Аннары әллә нинди эчке бер дәрт белән, әйтерсең лә элекке гаиләсе тулы чакларга әйләнеп кайткан, яшьлек җырын көйли-көйли таба ашлары пешерде. Хәлим мунча ягышты. Әкрен генә, кайнар итмичә генә мунча да кереп чыкты Халидә апа. Аннары бер чынаяк чәй эчеп алгач, диванына ял итәргә ятты...
Ул ятып черем итәргә дә өлгермәде, өй янына машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Аннан соң капка шыгырдады, әйе, кемдер ашыгып кереп килә иде... Халидә апа тыны белән суырып алырдай булып аны көтте...
И, язмышлар! Инде үлде, дип йөргән кеше дә, ризыгы өзелмәсә, туган йортына кайта икән. Менә ишек ачылып китте дә, аннан югалган кече кызы кайтып керде! Яшь хатын сумкасын ташлады да: “Әни, әнкәем!” – дип, әнисен кочып алды.
Ә Халидә апа исә шатлыктан: “Кызым, күз нурым, кайттыңмы? Мин сине көттем бит, бәләкәчем, белдем бит кайтырыңны!” – дип, соңгы сүзләрен әйтте дә кызының кочагында ук сыгылып та төште... Чөнки ул бары тик кызының кайтканын гына көткән иде...
Бигрәк чибәр шул аның кызы. Ятларның күзе төшмәслек түгел. Матурлык ул кемнәрне генә юкка чыгармаган? Үзең түгел, бә­хе­тең матур булсын икән. Бәгъзе берәүләр мин матур, миңа бар да карый, дип, үз теләге белән “ут күбәләге” хөкемендә канатларын көйдерсә, икен­челәре кешегә артык ышанып баруы белән капканга эләгә.
Гөлнәзирәнең дә иреген чикләп, бикләп тотканнар икән...

Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Борай районы.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас