+14 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 Мая , 05:42

“Хатыным сихерче булып чыкты...”

Ә күпмедер вакыттан соң Сергей янә “әпсен-төпсен” кармагына капкан...

“Хатыным сихерче булып чыкты...”“Хатыным сихерче булып чыкты...”
“Хатыным сихерче булып чыкты...”
“Аллаһның кеме генә юк, кызым. Алдыңны-артыңны карап йөр”, — ди иде мәрхүм күрше әби. Бәләкәй чакта бу сүзләрнең, бәлки, асылын аңлап та җиткермәгәнмендер. Ә менә яшь арткан саен бу сүзләрнең дөреслегенә тирәнрәк төшенә барам.

Күршемнең яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Ул вакытта егетләр яу кырына китсә, кызларны урман кисү, торф чыгару һәм башка шундый эшләр башкару өчен ерак тарафларга җибәргәннәр. Сугыш тәмамлангач та әле ул ире белән чит өлкәләрдә яшәгән. Гомумән, аның тормыш тәҗрибәсе шактый зур иде, диюем. Шуңа да бу сүзләрне еш кабатлагандыр. Сугыштан соң төзелеш эшләре киң җәелдерелгән. Анда төрле өлкәләрдән җыелган төрле милләт кешеләре катнашкан. Һәм алар бертугандай яшәгән.
Күршеләрендә яшәгән Сергейны Әкълимә әби еш исенә төшерә иде. Сергей төзелешкә Мари-Эл республикасыннан килгән. Тора-бара аларның гаилә дустына ук әверелгән ул. Билгеле инде, эштән соң ике күрше ир бераз утырып алырга да яраткан. Менә шундый бер кичне Сергей ничек бу якларга килеп чыгуы турында сөйләгән дә инде.
Ир-ат усал хатын-кызны еш кына елан, яисә аҗдаһа белән чагыштыра. Ә менә хатының убырлы карчык булса нишләргә?! Хатын гына түгел, әгәр сөяркәң дә сихер белән шөгыльләнә икән, зиратка үз аягың белән китәргә генә кала...
Менә шушы сүзләр белән башлый хикәятен Сергей. Арытаба аның исеменнән бәян итәрбез.
“Мин нәрсә сөйләгәнемне төгәл беләм. Әле 1950нче елларда ук башланды бу хәл. Мин ул вакытта хезмәттән генә кайткан идем. Безнең авылда убырлы карчык һәр өйдә диярлек яши иде, һәм минем булачак хатынымның әнисе Галина Тихонов­наның да шундый даны таралган иде. Ләкин ул вакытта мин моңа артык ышанмадым. Аның кызы Ольга — искиткеч чибәр кыз иде. Сары озын чәчләре кояш нурында җемелдәп тора. Зәп-зәңгәр күзле бу кыз мин хезмәткә киткәндә бала гына иде әле. Ә менә кайтуыма зифа буйлы булып үсеп җиткән. Бер калак суга салып йотарлык! Өйләндем. Өйләнмәслек түгел иде шул.
Башта яхшы гына яшәдек. Тора-бара хатынның да сихер, бозым белән чуалуын аңлап калдым. Баштарак мин моңа күз йомдым. Хатын-кыз бит инде, әйдә, күңеле шуннан булгач, шөгыльләнсен, янәсе. Аннары үзем дә курка башладым. Хатынымны берәрсе ачуландырса, ул шунда ук: “Исеңә төшәрмен әле...” — ди иде. Һәм теге кеше, чыннан да, бәхетсезлеккә тарый иде. Дөресен генә әйткәндә, янына ятып йокларга курыккан чаклар да булды.
Мин шундый кеше инде, миңа мәхәббәт кирәк. Матур кызлар күрсәм, тынычлыгымны югалтам. Берничә елдан авылда яшәгән Настяга күзем төште. Искиткеч мәхәббәт иде ул! Тәмам башымны югалттым. Хатынны озак алдап йөрисем килмәде. Ничек бар – шулай сөйләдем дә, әйберлә­ремне җыеп, Настя янына яшәргә күчендем. Ә Ольга белән аерылышырга бирдем.
Шулай үземчә яшим. Төннәрен Настяның куенында эрим, ә көндез минем белән әллә нәрсәләр була башлады. Әле көтүдән сыер койрыгын өздереп кайта, әле бакчаны сукыр тычканнар тулысынча ярып бетерә. Авыл хатыннары шунда ук бу минем элекке сихерче хатынымның эше булын әйтте. Алай гына дисеңме! Ир-егетлек сәләтем дә әкренләп сүнә башлады... Андый нәрсәне кешегә белгертергә кыен, шулай да “нормальный” ир булып яшисе килә бит! Шунда мин үзем дә сихерче хатыннар янына мәхәббәт эзләп түгел, аларның пациенты буларак бардым. Сихерче­ләр бертавыштан бу минем элекке хатынымның эше икәнен әйттеләр.
Әлеге хәлләр минем Настяның да ачуын чыгарды. Хәзер инде ул да эшкә тотыначагын, әйтте. Гаҗәп­ләнүемнән артка егыла яздым. Минем яшь хатыным да сихерче булып чыга, димәк!
Берничә көннән урамда Ольганы очраттым. Битенә әллә нинди куркыныч сызлавык чыккан иде. Ә берничә көннән Настямның күзе кылыйлана башлады... Бу чын сугыш иде! Тик хатын-кызлар сугышы бу! Мин нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен акылга китерергә тырыштым. Шул рәвешле аларны да үземә каршы котырттым бугай инде. Минем дә, безнеңчә әйткәндә, бер көн — башым, бер көн артым авырта башлады. Болар икесе бер-берсен генә түгел, мине дә сихерләп бетерде. Ә кайсын гаепләргә? Мин моны үзем дә белми идем. Алар икесе дә миңа бик ачулы иде.
Ә бер көнне шундый хәл булды. Мин яланга печән әйләндерергә киттем. Печәнне күтәрсәм — анда кара елан уралып ята. Бу мине күрде дә, минем тирәли әйләнеп, шуышып йөри башлады. Үзе ысылдый. Ләкин чакмады. Мин урынымнан да кузгалырга куркып, катып калдым. Елан шулай бер-ике тапкыр әйләнде дә югалды. Шунда башка бер уй килде. Бәлки, бу минем яраткан хатыннарымның берседер... Елан, чыннан да, минем мәхәббәтләремә бик охшаган иде…
Өйгә кайтсам, мине тагын бер сюрприз көтә иде. Хатыннарым дөнья яңгыратып безнең ихатада талаша. Шунда Ольга: “Минем сәламемне алдың инде. Әгәр дә кире кайтмасаң, бу елан сине үтергәнче чагачак!” — димәсенме! Өстемә кайнар су койдылармыни!
Мин беркадәр аларның талашканын тыңлап тордым да, өйгә кереп киттем. Артык сүз дәшәргә дә куркырсың андый чакта. Аерылышырга да куркам. Берсеннән аерылдым бит инде. Хәзер бит алар икәү миңа каршы булачак! Өйдәге урындыкта утырып, озак кына уйларның очына чыгарга тырыштым. Нәтиҗә бер: кайсын сайласам да, мине барыбер үлем көтә.
Шулай да башыма акыллы уй килде.
Икенче көнне Настя эштә чакта әйберләремне җыйдым. Билгеле инде, ул сизә торганнарына тимәдем. Аннары колхоз рәисенә барып, эш кенәгәсен сорап алдым. Абзыйга ничек бар, шулай сөйләдем. Юкса, безнең гаилә маҗаралары турында болай да күпләр хәбәрдар иде инде. Ул шунда ук бухгалтериягә кереп, тиешле эш хакымны алырга кушты. Төн җиткәч, Настя йоклап киткәч, әкрен генә тордым да, әйберләремне алып, станциягә йөгердем. Юл буена кая китәргә дигән уй белән атладым. Беренче поездга утырдым. Һәм менә шулай бу якларга килеп чыктым. Хәзер инде менә уңышлы гына эшләп йөрим. Ә теге убырлы карчыкларым мине бик тиз оныттылар, бәлки, ерактан аларның көче миңа тәэсир итә алмыйдыр.
Моннан соң мин 7 ел буе хатын-кызга якын килергә дә курыктым. Мин аларның һәркайсында убырлы карчык күрә идем. Менә ничек акылга утыртты алар мине!”
Шулай итеп, Сергей шул якларда бөтенләйгә торып калган. Ә күршеләрем бераздан туган якларына кайтып төпләнгән. Соңрак та әле алар бер-берсе белән хат алышкан. Хатның берсендә Сергей бик акыллы татар кызы Нәфисә белән танышуын әйткән.
Чыннан да, кемнәре генә юк бу дөньяның...

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас