

Студент чакта мин бала тудыру йортында практика үттем. Безне яңа туган балаларны реанимацияләү бүлегенә алып киттеләр. Без килергә бер сәгать кала анда яңа туган бала вафат булган.
Дәваханәдә кеше үлгәч, аны ике сәгать бүлектә тотарга, биологик үлемне расларга һәм аннары гына патология-анатомия бүлегенә алып китәргә кирәк. Кагыйдә буларак, ике сәгатьтән тән катарга тиеш. Без тиешле вакыттан соң шәфкать туташы белән бергә бала янына килдек. Ул аны карады да, нәрсәгәдер курка һәм табибларны чакыра башлады. Без берни дә аңламыйбыз. Шуннан соң ул әйтә: "Гәүдәсе катып калган, ә муены, башы - юк!". Ә бу, аның сүзләренчә, бала «үзе белән тагын кемне алырга икәнен як-ягына карый» дигәнне аңлата.
Шулай дип әйткән генә иде реанимация палатасында янәшәдә икенче яңа туган баланың йөрәге туктады. Барысы да аның янына йөгерде, реанимацияли башладылар. Тагын янәшәдә кувезда 26 атналык сабый ята иде. Аның барысы да чагыштырмача яхшы иде. Аның да йөрәге туктады.
Табибларның ике бригадасы аларның гомерен саклап калырга тырыша, ә теге шәфкать туташы: "Үлгән баланы ашыгыч рәвештә отделениедән алып китегез!» - ди.
Берникадәр вакыттан соң бу ике сабыйның хәле яхшырды. Без, студентлар, коточкыч шок кичердек. Ә теге шәфкать туташы аның практикасында берничә тапкыр шулай булды, диде. Кайвакыт бу чаралар да ярдәм итми, һәм үлгән бала барыбер кемнедер алып китә, диде.
Фото: bashinform.ru