+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Июня , 02:55

Нарасыен күрергә дә өлгермәгән

Уфада яшәүче күпбалалы әни бала тапканда анестезиягә аллергия нәтиҗәсендә үлгән.

Нарасыен күрергә дә өлгермәгәнНарасыен күрергә дә өлгермәгән
Нарасыен күрергә дә өлгермәгән
Айсылу белән Руслан өченче балалары — күптән көтелгән кызлары дөньяга килүен көткәннәр. 38нче атнада хатын-кызны планлы рәвештә республика клиник перинаталь үзәгенә салалар һәм медицина күрсәткечләре буенча кесарево кисүе үткәрергә карар кылалар, дип яза "КП-Уфа".

Анестезиядән соң хатын берничә минут эчендә комага киткән. Аны ИВЛга тоташтыралар һәм нарасыйны коткарырга керешәләр. Кыз бала исән-сау дөньяга килгәч, табиблар Айсылуның үзен коткаруны дәвам итә. Ләкин ике көннән соң ул сабыен да күрмичә үлә.

Судмедэкспертиза ананың дару препаратына анафилактик шоктан үлгәнен күрсәткән. Тикшерү комитеты һөнәри бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен  җинаять эше кузгаткан. Хәзер өч баланы ялгыз калган Руслан кайгыртачак, ул параллель рәвештә сөйгәненең үлемендә гаеплеләрне табарга тырыша...
 
Фото: "КП-Уфа"

 


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас