Ишембайда сөйгәнен җиденче кат тәрәзәсеннән ыргыткан 28 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Бу хәл былтыр декабрьдә Бульвар урамындагы йортта булган.
Гаепләнүче корбаны белән бергә эчкәннәр. Мәҗлес көнчелек нигезендә талашуга әверелгән. Ниндидер мизгелдә ир-ат хатын-кызны тәрәзәдән ыргыткан. Алынган җәрәхәтләрдән соңгысы үлгән.
Суд утырышында гаепләнүче гаебен танымаган. Аны 13 ел 6 айга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Хөкем карары законлы көченә кермәгән, дип хәбәр иттеләр Ишембай шәһәр судында.