

"Украинада яшәгәндә дальнобойщик булып эшләдем. Менә шунда минем белән бер хәл булган иде. КамАЗ машинасы белән ашлык ташый идем. Глухов шәһәреннән ашлыкны төяп Одессага киттем. Көндез эссе булганлыктан төнлә бардым. Бер заман эссе юлдан, авыр йөктән тәгәрмәчләр бер-бер артлы шартлый башлады. Берсен алмаштырдым да 20 км үткәннән соң тагын икесе шартлады. Туктап тагын берсен алмаштырдым, ә өченчесенә запаска юк. Нишләргә? Карыйм, юл читендә чардуган тора. Ә аның артында КамАЗ тәгәрмәче ята. Бардым шунда. Ә анда КамАЗ йөрткән ир авариядә үлгән, дип язылган. Туганнары шуңа тәгәрмәч куйганнардыр инде. Гафу ит, брат, мин әйтәм, но тәгәрмәчеңне алмый булдыра алмыйм, ашлыкны илтеп өлгерергә кирәк, портта көтәләр. Кире кайтканда тәгәрмәч сатып алып калдырып китәрмен, дим.
Тәгәрмәчен куйдым. Киттем. Барып җиттем. Ашлыкны бушаттым. Кайтып киттем. Тәгәрмәч турында онытылган. Ярты елдан тагын шул ук шәһәрдән ашлык төяп Одессага барырга туры килде. Ашлык төягәннәрен көтеп утырганда йокыга киткәнмен. Һәм төш керә миңа: яңгыр ява икән, мин машинада утырам. Карыйм миңа таба 50 яшьләр тирәсендәге, плащ кигән ир килә. Килде дә әйтә бу миңа: сәлам, брат, нишләп син мине алдадың, тәгәрмәчне алуын алдың, ә кире кайтарырга уйламыйсың. Эх син. Җәза бирер идем мин сиңа, ну жәл син яшь дуракны. Тәгәрмәчне кайтар, гөнаһ кылырга мәҗбүр итмә мине, ди.
Уянып киттем. Тәгәрмәч искә төште. Машинаны төягәч, тәгәрмәч сатып алып, аныкын салдырдым да яңаны куеп чыктым юлга. Килеп җиттем теге урынга. Тәгәрмәчне урынына куйдым да, чардуганга беркетелгән фотога күз төште (теге юлы игътибар белән карамаган идем). Фотоны карасам - һушым китте, нәкъ минем төшкә кергән ир. Гафу ит, алдым да оныттым. Менә кайтардым тәгәрмәчеңне, рәхмәт тәгәрмәчең өчен.
Портка төнлә килеп җиттем. Йоклап алырга булдым. Тагын төш керә, тагын теге ир. Килде дә төшемдә минем янга әйтә бу: ачуланмыйм мин сиңа. Була торган хәл, диде дә китеп барды. Һаман шул хәлне оныта алмыйм, ничә еллар үтсә дә".
Фото: bashinform.ru