Аларның берсе шунда ук үлә, икенчесе өчен табиблар 10 көн көрәшә, әмма коткарып кала алмыйлар. Кызларның үлемендә күрше авылдан 24 яшьлек Ильяс Р. гаепле. Күптән түгел суд аңа үзе дә, прокуратура да риза булмаган хөкем карары чыгарды.
«КП-Уфа» ачыклаганча, фаҗигагә кадәр игезәкләр уртак дуслары һәм Гөлзидәнең егете Ильяс белән дусларына кунакка киткәннәр. Кызлар егетнең элек машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүен белгән, ләкин барыбер аның "Renault Sandero"сына утырып, Яумбайдан күрше Байназар авылына киткән. Ара нибары 10 километр булган. Икенче көнне иртән, 12 августта, компания кире кайтканда исерек Ильяс машинага идарә итә алмаган һәм ул әйләнеп капланган.
Узып баручы машина йөртүчеләр юл читендә җиңел машина ятканын күргән һәм полиция, ашыгыч ярдәм чакырткан. Бу вакытта 19 яшьлек Илзидә инде тормыш билгеләре күрсәтмәгән, ә аның игезәге Гөлзидә һәм Ильяс үзе салонда кысылып калган булган. Өченче пассажир бер-ике тырналу һәм көчле курку белән котылган.
Урынга килгән коткаручылар чит ил машинасыннан Гөлзидә белән Ильясны ала, ә килеп җиткән ашыгыч ярдәм яшьләрне Белорет хастаханәсенә илтә. Бер-ике көннән егет аңына килә, ә кыз комага китә, аннан чыгу насыйп булмый.
Гөлзидәнең гомере өчен табиблар көрәшкәндә, туганнары, якыннары аның әнисе Альмирага ярдәм итәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән. 22 августта икенче кызның йөрәге тибүдән туктаган, аны туган авылы Яумбай зиратына Илзидә янына җирләгәннәр.
Шушы елның апрель азагында Белорет районара суды юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады. 24 яшьлек Ильясны берьюлы берничә җинаять мәддәсе буенча гаепле дип таныдылар һәм 8,5 елга колония-поселениегә һәм 200 мең сум штрафка хөкем иттеләр. Утырышларга ул коляскада килгән, чөнки юл-транспорт һәлакәтеннән соң беренче группа инвалидка әйләнгән һәм йөрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән.
Ильяс үз гаебен таныган, әмма хөкем карарын артык кырыс дип тапкан һәм Башкортстанның Югары судына шикаять биргән. Апелляцияне республика прокуратурасы да биргән - ведомствода, киресенчә, җәзаны артык йомшак дип санаганнар. Эш югарырак инстанциягә тапшырылган. Аның нәтиҗәсе турында соңрак хәбәр итәрбез.