

Бу вакыйга 1998 елның көзендә булды. Яңа каралты-курадан соң йорт җиткердек. "Йортны исән-сау салып бетерсәк, үзе генә тилмереп яткан 87 яшьлек туган апамны (әтинең апасын) үзебезгә алып менеп тәрбияләр идем", - дип нәзер әйткән идем. Алып мендек, иң түр бүлмәне аңа тапшырдык. Туган апа авырый иде, ә бер елдан хәле тагын да начарланды. Төнлә йомышын башкарырга чыгып китә дә, ишегалдында адашып йөри. Энем эшендә фаҗигагә очрады һәм район дәваханәсенә эләкте. Нурислам аны сакларга шунда китте. Киткәндә кат-кат кисәтте: "Апаны сакла, чыгып китеп харап булмасын!"
Мин ике елда инде яхшы ук арыган идем, шунлыктан, апаның чыгып киткәнен сизми калмыйм тагын дип, тупса төбенә урын җәеп, шунда йоклый башлаган идем. Бу төнне дә шулай иттем. Бик нык туңып уянып китсәм, ишек шыр ачык, тышта коеп карлы яңгыр ява. Сикереп торып, апа бүлмәсенә атылып кердем, карават буш. Төнге күлмәктән генә, ялан аякка галош киеп, чыгып очтым. Ә тышта кап-караңгы. Эндәшәм, апа ишегалдында юк. Бакча ягына чыгып эндәшәм - юк кына! Тирес артларын әйләндем, тик ике метрдан берни күренми. Елый-елый бакча башына төшеп киттем, абынам да егылам, абынам да егылам. Кычкыра-кычкыра озак йөрдем. Коя гына карлы яңгыр. Тик салкынны бөтенләй сизмим. Башта бер генә уй: һушсыз кебек йоклап, апаны катырып үтерсәм, туганнарыма, Нурисламга, авылдашларга ни йөзем белән күренермен?!
Үрмәләп, капшап эзли башладым, бәлки аяк астында ук ятадыр дим, җитмәсә сулышымны да авыр алам, тын бетә. Ул вакытта күкрәккә операция ясатып кайтканга бер генә ел үткән, табиблар туңмаска кушканнар иде. Шулчак әни тавышы яңгырап китте: "Бар, кайтып, аралыктан курткаңны алып, киеп төш. Югыйсә, күкрәгең тагын шешәр". Егыла-егыла кайтып киттем. Баш берни уйлый алмый. Бары әйле-шәйле күренгән каралтылар шәүләсенә карап кайтам. Өйгә кереп, кулны, битне юдым да, аралыкка курткамны алырга кереп киттем һәм катып калдым: идәндә апам бөгәрләнеп йоклап ята! Сөенечтән селкенә дә алмыйча, мичкә терәлеп, бермәл апага карап тордым. Аннан аны күтәреп алып, түшәгенә илтеп салдым. Карават кырыена утырып, суелып беткән тез башларыма, пычракка баткан төнге күлмәгемә, балтырларым буйлап аккан канлы балчыкка текәлдем. Шулчак, күсәк белән тондыргандай, башыма коточкыч уй килде: ничек инде миңа әни эндәшсен, үлгәненә унике ел бит?! Кайдан белсен ул минем күкрәгем авыртканны, минем кайчан аралыкка куртка элгәнем бар? Әни каян белсен безнең яңа өй барлыгын?
Көч-хәл белән торып, икенче якка, котельный аралыгына чыктым - юк куртка, булуы да мөмкин түгел, чөнки мин аны һәрвакыт ишек төбендәге элгечкә эләм. Ул, әнә, шунда эленеп тора да. Ә ишекне кем ачкан? Димәк, апа чыгарга талпынган да, саташып, аралыкка кереп яткан. Ә бәлки җил ачкандыр, һәрхәлдә, ишек ачык иде һәм мин туңып уяндым. Бакча башында мин боларны уйлый алмаган, апаның катып үлү ихтималыннан башым каткан иде. Ә хәзер акыл шулкадәр зирәк-зәһәр эшли - һәр вак-төяк ап-ачык. Юк, ялгышуым һич мөмкин түгел, эндәште бит әнием, мин исә берсүзсез аңа буйсындым, югыйсә, таң атканчы урамда йөриячәк идем, үзем егылып үлмичә, туган апаны эзләүдән туктаячак түгел идем ләбаса.
Бу хәлләр миңа һаман тынгылык бирми, уйлыйм да уйлыйм шул турыда, җавап кына юк. Хәзер дә ышанып әйтәм - эндәште миңа әнием! Ышанырлык хәл булмаса да - шулай. Үлгәннәрнең барысын да белеп-күреп ятулары чындыр, бәлки?! Әнием газапларымны, әрнүләремне карап торып, бүтән түзәрлеге калмагач эндәшкәндер миңа...
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.