Килен белән каенана мөнәсәбәтләре бер чорда да гади генә булмаган. Кайдадыр ул ихтирамга, ярдәмгә һәм аңлашуга корылган булса, кайбер йортларда киеренкелеккә китерә. Борын-борыннан килгән “каенана – каенатаның күзе, килен – өйнең көзгесе” дигән сүзләр дә бу мөнәсәбәтләрнең никадәр нечкә булуын күрсәтә.
Бүгенге тормыш үзгәрде: яшьләрнең карашы башка, яшәү рәвеше югары тизлекле, мөстәкыйльлеккә омтылыш көчлерәк. Әмма шул ук вакытта бернәрсә үзгәрми – гаилә эчендә аңлашылмаучанлык барлыкка килсә, ул иң элек каенана белән килен арасында чагыла.
...Әлфия апа белән Рәшит абыйның бердәнбер уллары Илнур озак еллар бер кыз белән очрашып йөрде. Тыныч, гадәти мәхәббәт иде кебек. Танышлар инде аларны өйләнешер дип көтә башлаган иде. Әмма бер көнне барысы да өзелде. Сәбәбе дә ачык аңлашылмады – яшьләр ачуланышкан, аралар суынган, диделәр.
Ә аннан соң барысы да бик тиз булды. Ике ай да үтмәде, Илнур өйгә бер кыз алып кайтты.
– Бу – Зәлифә, без өйләнешәбез, – диде ул кыска гына.
Әлфия апа ул мизгелне соңыннан да еш искә төшерә. Ул вакытта аның күңелендә бер генә уй булган: “Ике ай эчендә ничек кешене белеп була?”
Башта Зәлифә каенанага бөтенләй ят кеше кебек күренде. Тыныч, әмма салкын. Сорау бирсәң – кыска җавап. Эшкә тотыну дигән нәрсә дә булмады.
Берничә көн узуга ук Әлфия апа шуны күрде: килен диванда утыра, аякларын күтәреп куйган, телефон карый.
– Кызым, бәлки, кухняда ярдәм итәрсең? – дип әйтеп карады ул сак кына.
– Соңрак, – диде Зәлифә.
Ә бу “соңрак”лар көннәргә, атналарга сузылды.
Әлфия апа түзде. Рәшит абый да эндәшмәде. Илнур исә уртада калды: бер яктан – әнисе, икенче яктан – хатыны.
Кайчак өйдә тавыш чыкты. Килен дә, каенана да бер-берсен аңламыйча, һәркем үзен хаклы дип санады.
Кайбер көннәрдә Зәлифә хәтта ишекне ябып чыгып китә иде. Әлфия апа да түзмичә:
– Безнең өйдә мондый тәртип юк! – дип каты дәште.
Шулай берничә ай үтте. Илнур белән Зәлифә аерым яшәргә күченде. Башта – фатирга, аннары кечкенә йорт алдылар.
Көндәлек мәшәкать артты, балалар туды. Тормыш үз агымына керде.
Ә Әлфия апа белән Рәшит абый авылда калды.
Еш кына аларга оныклар белән киләләр иде. Әмма шунда да һәрвакыт җиңел булмады. Килен килгәндә, кайчак савыт-саба өстәлдә кала. Ашап-эчеп китәләр, әмма юу-җыештыру дигән нәрсә бөтенләй юк.
– Без инде карт кешеләр, – дип көрсенә Рәшит абый. – Берәрсе ярдәм итсә, начар булмас иде.
Әлфия апа исә барысын да эчкә йота.
– Балалар бар бит, – дип кенә куя...
Бер елны кыш уртасында Әлфия апа каты авырып китте. Температура, хәлсезлек, урыннан тора алмау.
Шул көннәрдә Зәлифә балалар белән кунакка килде. Өйдә тынлык. Каенана көч-хәл белән:
– Гафу итегез инде… Берни дә пешерә алмадым, хәл юк… – диде.
Зәлифә исә тыныч кына кухня ягына карап:
– Йомырка булса да пешерегез инде… – диде.
Моны ишеткәч, Әлфия апаның йөрәге кысылып куйды. Ул җавап бирмәде. Тик күңелдә нидер өзелгән кебек булды.
Икенче бер вакыйга бөтенләй күңелләрендә уелып калды. Илнур бер көнне әти-әнисен район үзәгенә алып китте. Документлар, дәваханә, төрле эшләр. Төшкә кадәр йөрделәр, эшләрен бетерделәр. Әмма ул бу хакта хатынына алдан әйтмәгән. Чәй эчерергә дип әти-әнисен алып кергәч, өйдә тавыш чыкты.
– Син нигә миңа әйтмәдең? – дип кычкырды Зәлифә. – Безнең дә планнар бар иде! Әнә, бәрәңге дә утыртылмаган!
Илнур дәшмәде. Ә Әлфия апа белән Рәшит абый барысын да күреп торды. Алар, улларын кызганып, килен ачуланмасын дип, барысы бергә бәрәңге утыртырга чыкты.
Гаҗәп күренеш иде: Рәшит абый – костюм, түбәтәйдә, Әлфия апа да яхшы күлмәктә, эш белән район үзәгенә килгәннәр иде бит... Шул килеш алар бакчага чыгып, җир казый башлады. Күрше-күлән баш чайкап карады.
– Бу нинди хәл инде… – дип пышылдаштылар.
Вакыт узды. Илнур белән Зәлифә үз тормышларын алып бара. Балалар үсә. Алар сирәк кайта, күбрәк үз мәшәкатьләре. Ә Әлфия апа инде элеккечә үпкәләп тә, ачуланып та йөрми. Бер күршесе сорагач, ул болай диде:
– Башта бик авыр иде… Аннары аңладым: кешене үзгәртеп булмый. Балалар бар икән, – димәк, түзәргә кирәк. Ләкин бу түзү – барысы да риза дигән сүз түгел. Бу – дәшмәскә өйрәнү генә, – диде.
Бүген күп гаиләләрдә шундый ук хәл кабатлана: берәүләр “киленнәр үзгәрде” дисә, икенчеләр “каенаналар аңламый”, ди. Әмма чынбарлыкта проблема кешедә түгел, ә аралашу җитмәүдә.
Чөнки гаилә – ул бер йортта яшәү генә түгел, ә бер-береңне ишетә, аңлый һәм кабул итә белү дә. Ә моңа ирешү өчен кайчак иң гади нәрсә кирәк: ачыктан-ачык сөйләшү һәм бер-береңне ихтирам итү. Шул очракта гына каенана белән килен бер-берсенә каршы торучы түгел, ә бер йортның төрле терәк баганалары булачак.
Гөлбикә САБИРОВА.
Фото: башинформ