Бүген Салават районының Яңа Каратаулы авылында 6х6 метрлы торак йортта янгын чыккан. Янгын сүндерелгән, ләкин хәрабәләрне тикшергәндә коткаручылар өч баланың гәүдәсен тапкан.
Һәлакәт урынына Башкортстан буенча МЧСның Баш идарәсе башлыгы килгән. Шулай ук дознание хезмәткәрләре, экспертлар, тикшерү органнары вәкилләре һәм психологлар җәлеп ителгән.