

Җиңел автомобиль белән йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә ир белән хатын һәм аларның ике баласы һәлак булды. Тагын ике пассажир, һәлак булган хатынның әти-әнисе исән кала һәм хастаханәгә озатыла.
"КП-Уфа" хәбәр итүенчә, гаилә балалары белән Благовар районының Сынташтамак авылыннан Уфага кайтып барган. "Lada Vesta" автомобиле салонында 34 яшьлек водитель Александр, аның 35 яшьлек хатыны Алинә, аларның 8 һәм 10 яшьлек балалары, шулай ук хатынның әти-әнисе - 66 яшьлек Ләлә һәм 67 яшьлек Ринат булган.
Фаҗига М-5 трассасының 1415нче чакрымында Кашкалаша авылы янында теркәлә. Көчле яңгыр аркасында юл өслеге тайгакка әйләнә. Бу шартларда шушы юнәлеш буенча килүче йөк машинасы җиңел машина белән бәрелешкән. Бәрелү автомобильнең арткы өлешенә туры килгән. Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче, аның хатыны һәм балалары медиклар килгәнче үлгән.
Коткаручыларга зыян күрүчеләрне җимерелгән салоннан азат итәргә туры килгән. Машинада утырган өлкән яшьтәге ир белән хатын исән калган. Хәзерге вакытта алар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәдә ята.
Һәлак булган Александр торак-эксплуатация оешмасында электрик булып эшләгән, хезмәттәшләре аны квалификацияле белгеч буларак искә ала. Аның хатыны Алинә финанс өлкәсендә мәшгуль була. Танышлары сүзләренә караганда, августта ир белән хатын бергә яшәүнең 12 еллыгын билгеләп үтәргә ниятләгәннәр. Һәлак булучылар белән хушлашу 9 июнь көнне Сынташтамак авылында узды. Физик хәле авыр булуга һәм алган җәрәхәтләргә карамастан, кызы, кияве һәм оныклары белән саубуллашырга исән калган гаилә башлыгы килгән. Матәм тантанасыннан соң ул стационарга кайтырга мәҗбүр була.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә профильле ведомстволардан кыска вакыт эчендә үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм хәлләре турында хәбәр итүне таләп итте.
Фото: "КП-Уфа" сайты.