+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 Июня , 02:35

Кочаклашып күккә ашканнар

Кичә янгында өч бала һәлак булуын язган идек. Фаҗига турында нәрсәләр билгеле?

Кочаклашып күккә ашканнарКочаклашып күккә ашканнар
Кочаклашып күккә ашканнар

10 июньдә Салават районының Яңа Каратаулы авылында 6, 8 һәм 11 яшьлек өч бала һәлак булды.

Янгын вакытында 32 яшьлек әниләре Эльвира балаларының әбисе белән район үзәгенә азык-төлек алырга киткән. Бәлки алар, балаларын эчтә калдырып, йортны тыштан бикләп киткәндер. Йортка газ кертелмәгән, электр белән җылытылган.
"Иртәгә иң кечесенә алты яшь туларга тиеш иде. Янгын чыккач, сабыйлар куркуларыннандыр инде, кочаклашканнар, һәм шулай үлгәннәр дә», – дип сөйли Салават районында яшәүче.

Гаилә исәптә тормаган. Балаларның әтиләре кичә кич вахтадан кайткан һәм алар белән күрешергә өлгермәгән, чөнки гаиләсе белән яшәмәгән. Эльвира белән хәзер психологлар эшли.

«Ике һәм аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты законлы вәкилләрнең гамәлләренә бәя бирәчәк. Прокуратура балигъ булмаганнар һәм янгын хәвефсезлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кайгы уртаклашты һәм фаҗиганең сәбәпләрен җентекле тикшерергә кушты.
Фото: "КП-Уфа сайты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас