

Бу хакта аларның әнисе хәбәр итте, дип яза "КП-Уфа".
Элегрәк хәбәр итүебезчә, фаҗига 10 июньдә көндез Яңа Каратаулы авылында була. 32 яшьлек ана өч баласын — 11 яшьлек кызын һәм сигез һәм биш яшьлек улларын өйдә калдырып, район үзәгенә юл тоткан. Ул булмаганда агач йорт тулысынча янып беткән. Кайткач, хатын көл өеме тапкан. Кичергән шок аркасында аңа медиклар һәм психологларның ашыгыч ярдәме кирәк булган.
Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов элегрәк гаиләнең профилактик исәптә тормавын билгеләп үткән иде. Өйдә газ җиһазлары булмаган, ә җылыту җәйге чорда кулланылмаган электр энергиясе хисабына башкарылган. Янгын чыгуның төгәл сәбәбе тикшерү барышында ачыкланачак.
Башкортстан халкы акча җыюны оештырды. Бер тәүлектән дә кимрәк вакыт эчендә битараф булмаган гражданнар ананың исәбенә 150 мең сумга якын акча күчергән. Аңына килгәч, ана барысына да мораль һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Барыгызга да рәхмәт. Бүген җирләү. Балаларым өчен дога кылыгыз... Үзегезне саклагыз", - дигән ул.
Һәлак булган балаларның кечесе 11 июньдә 6 яшен билгеләп үтәргә тиеш булган. Бу көнне әнисе социаль челтәрләрдә улына багышланган күңелне тетрәндерерлек саубуллашу хатын урнаштырды.
Үзенең мөрәҗәгатендә ул баланың мавыгуларын һәм холкын исенә төшерә: "Син бик яхшы пешекче булыр идең. Без синең бака яфрагыннан эшләнгән эчемлекләреңне эчтек һәм син пицца пешергәннән соң өйдә озак кына тәртип урнаштырдык. Без синең белән бик горурлана идек. Менә үсеп җитәр, пицца да пешерер,матур скульптуралар да ясар дидек. Әнисенең яклаучысы һәм әтисенең хулиганы булачак дип уйладык. Син нык яхшы күңелле идең. Мин сине яратам".