+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 июнь , 04:15

Ике гөмбәче югалган

Бер тәүлектә Башкортстан урманнарында ике гөмбәче юкка чыккан. Югалган кешеләр турында хәбәрләр Благовещен һәм Бөре районнарыннан килгән.

Ике гөмбәче югалганИке гөмбәче югалган
Ике гөмбәче югалган
Бедеева Поляна авылыннан ирле-хатынлы автомобильдә Покровка авылы яннына гөмбә җыярга килгәннәр. Иртән 64 яшьлек ир-ат, телефонын машинада калдырып, урман эченә кереп киткән. Аның хатыны машина янында гөмбә җыйган. Берничә сәгатьтән соң хатын, ирен көтеп алалмыйча, чаң суга һәм коткаручыларны чакыра. МЧС коткаручылары ир-атны автомобильдән якынча бер километр ераклыкта тапкан. Ул урманнан юлны үзаллы табарга тырышып караган, суга интеккән. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган.

Ә менә икенче гөмбәче-1940 елгы ир-атны кичә эзлиләр иде әле. Эзләү-коткару операциясе Бөре районында дәвам итә.

Коткаручылар исегезгә төшерә: әгәр сез урманга җыенган булсагыз, зарядлы телефоныгызны алып, якыннарыгызга кая һәм күпмегә баруыгызны хәбәр итегез. Әгәр маршрутыгыз таныш булмаган җирдән уза икән, ерак китмәскә тырышыгыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас