+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Июня , 03:15

Үтерүче кулга алынган

Башкортстанда суд үсмерне үтергән 21 яшьлек бәндәне кулга алды.

Үтерүче кулга алынганҮтерүче кулга алынган
Үтерүче кулга алынган
Туймазы районында укучыны үтерүдә гаепләнүче егетне сак астына алганнар. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 12 июнь көндез Кандра авылында үсмер азык-төлек алырга кибеткә киткән. Өенә кайтканда ул шушы егетнең күз уңына эләгә, соңгысы аннан пакетын бирүне таләп итә башлый. Малай баш тарткач, пычак белән җәрәхәтләр ясый. Алынган җәрәхәтләрдән бала шул урында үлә.

Суд прокуратураның үтенечен канәгатьләндерде һәм гаепләнүчене сак астына җибәрде — ул СИЗОда ким дигәндә 12 августка кадәр булачак. Хокук сакчыларның гамәлләрен координацияләү өчен вакыйга урынына Туймазы районара прокуроры вазыйфаларын башкаручы Денис Агапитов барган.

Җинаять эше "Үтерү" мәддәсе буенча кузгатылган.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас