

Җәй уртасында авыл кешесе печәнгә төшә. Тырышып-тырышып чабалар, кипкәч тирләп-пешеп җыялар, оста һәм матур итеп кибәннәр салалар. Төньяк районнарда беренче кар яугач, шул кибәннәрне трактор белән сөйрәтеп алып кайталар һәм сәндерәгә ыргыталар. Ничек кенә булмасын, печән эшләве – үзе бер зур маҗара.
Печән эшенең авырлыгы күп булса да, авыл кешесе аны һәрвакыт аерым бер җылылык белән искә ала. Чөнки анда хезмәт кенә түгел, гаилә бердәмлеге дә, көлкеле вакыйгалар да бар. Бүгенге печән чоры белән балачагымдагы печән өсте арасында аерма – җир белән күк арасы.
Габдулла Тукайның “Исемдә калганнардан” әсәрендәге бер вакыйга еш искә төшә. Яланаяк бәрәңге казыганда аягын көрәк белән җәрәхәтләү турында язган ул. Бу юлларны укыган саен үземнең балачак маҗаралары күз алдына килеп баса.
Мин дә кечкенәдән әти-әнигә ияреп печәнгә йөрдем. Әлбәттә, эшкә яраклы түгелмен. Өлкәннәр тирләп-пешеп эшләгәндә, мин, сабый, күбрәк уйнап йөри идем. Бервакыт яланга өчәүләп бардык: әти, әни һәм мин. Элегрәк салынган кибәнне яңгыр чылаткан, шуңа күрә аны яңадан күтәртеп салырга кирәк иде.
Әти сәнәк белән печән ыргыта, әни кибән очында эшли. Мин исә берүзем йөрим. Эссе кояш астында озак вакыт үтте, минутлар сәгатьләр кебек тоелды. Бераздан әни мине чакырып алды.
– Улым, сәнәкләрне урман читенә, ашаган урынга алып барып куй әле, – диде.
Мин, эш беткәндер инде дип уйлап килгән идем. Юк икән. Сәнәкләрне күтәреп түгел, сөйрәп кенә алып киттем. Сабый чак бит. Урман читенә килеп җиткәч, үземне өлкән кебек хис итәсем килде. Сәнәкләрне җиргә кадап куярга булдым. Бер тапкыр кададым – ауды. Икенче тапкыр кададым – янә авып төште. Шуннан ачуланып, бөтен көчем белән сәнәкне җиргә кададым.
Кадалды. Тик җиргә түгел, итек аша минем аягыма.
Кычкырып, җиргә егылдым, ә сәнәк кадалган килеш җирдә калды. Әти белән әнинең кибәннән очып төшеп, “Урал” мотоциклына атланып яныма килүләре хәтердә. Калганы томан эчендә генә кебек.
Аермачык истә калганы – сәнәк аша җиргә ябыштырылган итегем астыннан акрын гына кан күлләвеге җәелүе...
Бу хәлдән соң бер айлап өйдә савыгып яттым, яңадан йөрергә өйрәндем дияргә була. Сәнәк аяк бармагымның берсен шулкадәр нык яралаган ки, ул балачакта нинди кечкенә булган – шундый булып калды да... Хәзер уйлыйм да елмаям: шул чакта нинди зур фаҗига булып тоелган хәл бүген иң кадерле истәлекләрнең берсенә әйләнгән.
Печән өсте дигәндә, тагын бер хәл искә төшә. Яңгыр. Тыныч кына эшләп йөргән кешеләр арасында берәүнең:
– Яңгыр килә! – дип кычкыруы җитә.
Шул мизгелдә бөтен ялан үзгәрә: барча халык ашыгырга мәҗбүр, йөгерешеп эшли башлыйлар. Кемдер тырма күтәрә, кемдер печән ташый, кемдер кибән очын ныгыта. Чөнки кипкән печәнгә яңгыр тию – бөтен хезмәтнең әрәм булуы дигән сүз.
Болытлар да, гадәттә, көтеп тормый. Берничә минут эчендә килеп җитәләр.
Шундый көннәрнең берсендә без янә “Урал” белән печәндә идек. Күк йөзе караңгыланды. Башта еракта гына күк күкрәгәндәй булды. Аннары яшен яшьнәде. Күп тә үтмәде, яңгыр коя башлады. Әти тиз генә эш коралларын җыйды. Сәнәкләр бишек белән мотоцикл арасына кыстырылды. Кирәк-ярак запас тәгәрмәч астындагы багажникка тутырылды.
Әти – рульгә, әни бишеккә утырды. Ә мин, кечкенә булганга күрә, люлька эченә кереп качтым. Эх, булган бит вакытлар! Хәзер искә төшерсәң, көләсе дә, елыйсы да, көлеп елыйсы да килә...
Яңгыр нык яуды ул көнне. Ялтырап-ялтырап яшен яшьнәде, дөбердәп күк күкрәде, җил сызгырып исте. Әти безне тизрәк алып кайтыр өчен бөтен көченә газга басты. Ә әни ничек тә мине ышыклап калырга тырышты. Шунда яңгыр һәм җилнең никадәр салкын булуы, эре-эре тамчыларның мин качып утырган бишек эченә тышкы яктан бәрелгәне истә калган.
“Урал” мотоциклы көчле һәм нык булды, печәнне күп эшләште. Ерак-ерак яланнарга аңа утырып барганда күлләвекләрдән этеп чыгарулар, яланда ботаклардан эшләнгән шудыртмага печән төяп, кибән янына ташулар... Кайвакыт, кәефе төшсә, ничек кенә типсәң дә кабынмый иде. Йөгертеп таудан төшереп, яки бергәләшеп этеп кабызган чаклар да еш булгалый иде. Ләкин ул барыбер безгә хезмәт итте.
Ә печәндәге төшке ашлар? Анда, никтер, ашарга да күп алып бармый идек бит! Әти-әниләр сөйләвенчә, алар бәләкәй чакта печәнгә җәяү йөргән. Азык-төлектән ике-өч йомырка белән я сөт, я катык алганнар, көн буе чалгы тотып печән чапканнар...
Ә хәзер печән элеккечә эшләнми! Машинаңдагы кондиционерыңны кабызып, яланга барасың. Чебен, черки, кигәвен тешләмәсен, “кояш сукмасын” өчен махсус майлар сөртәсең. Суны, чиста һәм салкынны гына тутырып, өйдән алып барасың.
Өстәвенә, су бетсә, машина белән генә якындагы чишмәгә барып киләсең. Язын каен суын җыеп туңдырып, җәен печәндә эчкән чаклар да була... Печәндә ашау да үзгәрде. Менюда тәм-томнар, кавын һәм карбызлар, хәтта салатлар да тәкъдим ителә.
Печән беткәч, әти-әниләрнең мондый шатлыклы вакыйганы куәтлерәк эчемлекләр белән дә билгеләп үтүе ихтимал. Андый чакта үсмерләр өчен дә шатлык: машина яисә трактор руле аларга тапшырыла.
Гомумән, печән эшләү хәзер үзгәрде. Яланны трактор чаба, җыя һәм төргәккә урый. Алар техника ярдәмендә кайтарыла. Әйе, хәзер печән эшләү җиңелрәк, безнең белән булган элекке маҗаралар хәзер якты, матур, күңелле истәлек булып калды. Ул истәлекләр әнә шунысы белән кадерле...
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102