

"Мин бер марҗа әбисен карадым. Үзе бик динле дә түгел иде. Өендә сирәк-мирәк кенә үз диненең әйберләре бар иде. Урын өстенә яткач, мин аңа гәрәпчә догалар куя идем, бик яратып тыңлады. Бервакыт урыслар догасын куйдым. Әбием шунда ук туктатырга кушты.
Җан бирергә вакыт җиткәч, кызы әнисе янында озаклап утырды. Ә без, ике караучы, тагын бер бүлмә аша булган, аш бүлмәсендә утырдык. Әбинең хырылдаган тавышы бөтен фатирны дер селкетеп торды. Кызы: „Мин әнине җибәрдем, тынычлап җан бирсен", - диеп кайтып китте.
Әби янына кердем, ул җан бирә алмый тилмерә. Шуннан кулларымны күтәреп, үзем белгән догаларымны укып, Аллаһы Тәгаләдән әбигә җиңеллек бирүен сорадым.
Ходаем ишетте, рәхмәт яусын!
Әби тын гына сулый башлады. Озак та үтмәде җиңел генә китеп тә барды.
Урыны оҗмах түрләрендә булсын!"