

Ул елны минем тормышым асты-өскә килде. Ничәмә ел йөргән егетем туй алдыннан гына ташлады, сәламәтлегем какшады, бик нык ябыга башладым. Бер кем белән дә аралашмый башладым. Чөнки барысы да кәефемне генә боза иде.
"Барысы да җайланачак", - дип тынычландырган әниемне дә күралмас чиккә җиттем. Ә төн җитү белән саташа башлыйм. Ниндидер куркыныч, авыр нәрсәләр мине бастыра, мин каядыр адашып йөрим, барысыннан да качып хәлем бетә. Уянгач, чыннан да, үземне нык хәлсез тоя идем.
Бер төнне шулай саташканда кемдер мине сул яктан төртә башлады. Шул кагылуга уянып киттем. Төнге өч. Сул яктан стенага терәлеп йоклаганга күрә миңа бер кем дә ул яктан кагыла алмавын аңлыйм. Тик икенче, өченче төндә дә саташа башлау белән кемдер миңа төрткәнгә уяндым. Бу хәл мине ялкыта башлады. Дүртенче төн дә шул ук хәл кабатлангач, аптырап, стенаны сыйпап карый башладым. Шул чак кулым нәрсәгәдер барып чәнчелде. Сикереп торып утны яндырдым. Карасам, обойга кап-кара төстәге энә чәнчелеп куелган. Шундый оста итеп кадалган, стенаны сыйпап, очраклы рәвештә чәнчелмәсәм, күрмәс тә идем.
Таңны чак аттырдым. Энәне алып барып чүплеккә ташлап киттем. Моннан соң хәлем яхшыра башлады. Саулыгым ныгыды, бер төш күрми башладым, шәхси тормышым да җайланды. Үземнең гади хәлемә кайттым. Ә менә кем, нинди, кайчан һәм ни өчен минем бүлмәмә ул энәне кадап китүе турында уйлыйсым да килми.
Фото: bashinform.ru