Без күпкатлы йортта яшибез. Аның уңай яклары да, тискәреләре дә бар инде. Соңгылары күбрәктер дә әле. Күп нәрсәгә күнегергә мөмкин, ә менә төнлә күршедә эт улый, яисә песи кычкыра башласа, кая керергә урын тапмый йөрисең. Хуҗаларын шелтәләсең, хайван яратмаучы туң йөрәк булып каласың. Ул йорт чатына язып, сине рисвай итә әле. Аңа бөтен хайван яратучылар кушыла. Үзеңә керер урын табып кара аннары.
Шулай да песиләр ни өчен кычкыра соң? Ашатылган, каралган бит алар. Шушы сорау мине бераз Интернет киңлекләрендә эзләнергә мәҗбүр итте. Песи тотучыларның күплеген исәпкә алып, бу хакта язарга булдым. Кыскасы, зоопсихолог Елена Клюсовец бер әңгәмәсендә моның өч сәбәбе хакында белдерә һәм кирәкле киңәшләр бирә.
Белгеч мондый тәртипнең психологик һәм физиологик сәбәпләре булырга мөмкин, ди. “Төнлә песи кычкыру норма да, аннан тайпылыш та булырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр сездә фертиль хайван һәм ул үрчүгә әзер икән, җенси партнер табу өчен аңа кычкырырга кирәк. Мәчеләр шактый яхшы ишетә һәм бу тавышка бара. Бу норма”, – дип аңлата Елена Клюсовец.
Проблеманы хәл итү – кастрациядә яки стерилизациядә, әгәр сездә токымлы мәче булмаса, әлбәттә...
Икенче сәбәп: песиләргә бик күңелсез. Алар – төнге ерткычлар, кыргый табигатьтә песиләр гаиләсе вәкилләре ауга якынча иртәнге 3-4 сәгатьләрдә чыга. “Кеше нәрсә эшли? Я аның кычкырудан туктавын сорый, я торып утыра, тынычландыра, сыйпый, ашата. Бу мизгелдә песи, әгәр аңа игътибар күрсәтелсә, табыш алачагын аңлый башлый. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше формалаша”, –─ дип дәвам итә зоопсихолог.
Мондый очракта бердәнбер дөрес юл – манипуляцияләрне игътибарсыз калдыру. Бернинди реакция булмаса, кычкырулар уртача алганда, өч-дүрт көннән тукталачак.
Ниһаять, өченче сәбәп – мәченең хәле начараюга бәйле борчылуы. “Мәсәлән, бөердәге ташлар авырту бирәчәк, димәк, песи кычкырачак. Калкансыман бизнең эшендә үзгәрешләр дә кычкыруга китерергә мөмкин. Һәм, әлбәттә инде, яшь дисфункциясе. Еш кына унбиш яшьтән соң хайван начаррак ишетә, начаррак күрә. Һәм үзенең кайда икәнлеген песиегез тавыш чыгарып аңлаячак”, – ди эксперт.
Әгәр төнге кычкырулар хайванның авыруы яки картаюы белән бәйле икән, иң яхшы карар ветеринария клиникасына бару булачак.
Елена Клюсовец сүзләренчә, көчле кычкыру белән песиләр кешеләр чыгарган тавыш дәрәҗәсенә җавап бирә ала. “Аларга югары тоннар ошый. Ә кешеләр хис-кичерешләр йогынтысында сөйләшкәндә, түбән тонга күчә икән, мәче ниндидер начар хәл булган дип аңлый. Һәм шуңа күрә барысына да тынычрак булырга кирәк дип әйтергә тырыша”, – дип аңлата эксперт.
Песиләр еш кына мырылдап, йокларга комачаулый, уйный башлый. Елена Клюсовец аңлатуынча, мәчеләр безгә йокларга бирмәүнең сәбәбе аларның аучылык инстинктында. Төн – табышны күзәтү өчен идеаль вакыт. “Песиләр ─ эңгер-меңгер хайваннары. Аларның активлыгы иртәнге 3-4 сәгатькә туры килә. Бу вакытта кыргый табигатьтә мәчеләр, гадәттә, нәрсә эшли? Алар ауга чыга. Ә безнең йорт хайваннары? Алар уяна, ау юк, ә күңел ачарга кирәк. Шуңа күрә мәчеләр еш кына төннәрен кычкыра, кеше өстенә менә, ыңгыраша башлый. Алар өчен бу күңелсезлекне басар өчен бер ысул”, – дип аңлата Елена Клюсовец.
Әгәр сез песиегезгә йокы бүлмәгездә булырга кирәк дип саныйсыз икән, сезгә “мәеткә әверелергә” өйрәнергә кирәк. Ягъни мәче манипуляциясенә берничек тә җавап бирмәскә”, – дип дәвам итә Елена Клюсовец.
Икенчедән, мәченең игътибарын читкә юнәлтергә кирәк. Хайван “эш белән” мәшгуль булсын өчен, аңа кичтән уенчык тычканнар, аз гына тавышлы йомшак туплар калдырырга мөмкин. Шулай ук, бүлмәдә тәм-томнар яшерелгән тишекле тартма калдырырга була. “Иң мөһиме – йоклар алдыннан сезнең игътибарыгыз. Песиегез белән уйнарга 5 минут вакыт бүлегез. Яки аны нинди дә булса трюкка өйрәтегез, мәсәлән, тәпиен бирергә. Мәчеләр еш кына бу уенга бик шатланып кушыла. Моннан тыш, бу күнекмәне үтәгәндә хайван бик күп энергия сарыф итә, һәм ул инде мондый иртә сәгатьтә уяна алмый”,─– ди зоопсихолог.
Киңәшләргә колак салсагыз, мөгаен, песиегез төнлә кычкырмый һәм сезне дә, күршеләрегезне дә уятмый башлар.