+30 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Июня , 14:49

"Барыбыз белән дә бәхилләште дә, барып ятты..."

"Тормышта сәер хәлләр күп. Ә монысын үз күзебез белән күрдек".

"Барыбыз белән дә бәхилләште дә, барып ятты...""Барыбыз белән дә бәхилләште дә, барып ятты..."
"Барыбыз белән дә бәхилләште дә, барып ятты..."

Бер туганым әтисенең хәлен белергә авылга кайтып киткән иде. Абый күптән авырый иде инде. Авырса да аягында йөрде. Хәлен белеп килим дип кайтып китте авылга. Кире китәргә билет алып кайткан көнендә абый хатынына әйтә икән: улым монда чакта минем китәсем килә ди икән (үләсе). Киленкәй аңа ачуланып, юкны сөйләмә, сиңа әле яшәргә дә яшәргә, дигән.

Икенче көнне абый тагын әйтә икән улына: бүген миңа юынырга кирәк, вакыт җитте син киткәнче мин китәм, ди икән. Шаярта инде бу, дип уйлыйлар. Ярар инде бик юынасы килгәч дип, мунча ягалар. Мунчадан чыккач, бер стакан су эчкән, бер финик кабып куйган да, миңа вакыт, дип әйтеп бөтенесе белән бәхилләшеп караватына барып яткан. Аргандыр инде, дип уйлаганнар. Бер 10 минуттан кызы әтисенең авыр итеп сулап куйганын ишеткән. Янына барып карасалар - җан биргән абый. Без һаман шок хәлендә. Ничек шулай белеп үлемеңә җыенып була. Үзен бик начар хис иткәндер инде. Сиздерергә бердә яратмады шул авырганын.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас