+32 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Июня , 06:50

“Брежнев өчен кымыз” операциясе

Шифалы эчемлек ил башлыгына махсус заказ белән Башкортстаннан китерелде.

“Брежнев өчен кымыз” операциясе“Брежнев өчен кымыз” операциясе
“Брежнев өчен кымыз” операциясе
1980 еллар башында “безнең кадерле” Леонид Ильич инде каты авыру кеше иде һәм берничә тапкыр сәламәтлеге торышы буенча КПССның Генеральный секретаре постыннан китәргә омтылып карады. Ләкин якын даирәдәге кешеләр мондый карарны хуп­ламады. Һәм, Кремль табибларының башына яхшы идея килә: алар дәүләт җитәкчесен могҗизалы эчемлек – кымыз белән сәламәтләндереп карарга була. Шифалы эчемлек белән үз вакытында бик күп танылган кешеләрнең дәвалануын да исләренә төшерәләр.

Ул вакытта Башкортстан кымыз белән дәвалауда күптән танылган төбәк иде. Шулай итеп, республика мөһим дәүләт заказы ала, ягъни, ил башлыгы өчен кымыз җитештерү бурычы куела. Ә Мәскәүгә кымыз илтү өчен иң ышанычлы һәм сыналган кешеләр буларак, Башкортстан чекистларын җәлеп иттеләр.
 
Гаять мөһим задание үтәлеше өчен, ул заманнарда, гадәттә, партия органнары җавап бирә иде. Ә инде шифалы эчемлек әзерләү процессын контрольгә алу Мәскәүдән галимнәргә, табибларга һәм башка белгечләр төркеменә йөкләтелде. Әзер продукт махсус лаборатория шартларында берничә тапкыр тикшерелгәннән соң, аның сыйфаты барлык катнашучылар имзалары белән расланды. Анализ нәтиҗәләре, кичекмәстән, югарыга хәбәр ителде.
 
Безнең бурыч эчемлекне кабул итү һәм аны Мәскәүгә китерү иде. Һәм шул ук вакытта, хәвефсезлекне дә, иминлекне дә тәэмин итәргә тиеш идек. Әзер, тикшерелгән кымыз башта катыргы тартмага тутырылган пыяла шешәләргә салына иде. Ләкин кымыз бик тиз әчегәнгә күрә, аны махсус термоска сала башладылар, ә аның тышчасына махсус суыткыч реагент тутырыла иде. Шешәләр салынган тартма да, аннары термос та мөһерләнә һәм барлык кирәкле формальлекләрне саклап Уфага китерелә, анда имза куелып, Дәүләт иминлеге комитетына тапшырыла. Кымызны ике пункттан – 119нчы ат заводыннан һәм “Йоматау” шифаханәсеннән алып киләләр.
 
Еш кына йөкне аэропортка отставкадагы өлкән прапорщик, водитель Риф Абсаликов алып бара иде. Аның бүлек начальнигының булачак сәфәр турында алдан ук кисәтеп куюы һәм озата баручы офицерның фамилиясен дә әйтүе турында сөйләгәне булды миңа. Гадәттә: “Бүген күчтәнәч илтәчәксең”, дип кисәткән аны җитәкчесе. Мондый җаваплы заданиене Риф Әхмәдинур улы һәрвакыт зур җаваплылык һәм ышаныч буларак кабул итте. Шул ук вакытта, бу мәгълүматны башка беркем дә белмәскә тиеш иде. Хәтта аның туганнары да, хезмәттәш дуслары да бу серне белмәде.
 
Машинада термос юлда артык чайкалудан саклый торган махсус тартмага урнаштырыла. Аэропортка килгәч, кымыз төялгән автомобиль турыдан-туры Уфа-Мәскәү рейсы самолетына янына ук барып туктый. Гаҗәп хәл, ул вакытта хәтта дәүләт башлыгының да үз самолеты булмаган. Термос самолеттагы алдан махсус әзерләнгән секторда урнаштырыла. Мөһим задание өчен җаваплы вәкил янәшә урын ала. Курьер сыйфатында безнең күп кенә хезмәткәрләр дә булды.
“Мөһим йөкне Мәскәүгә озата барганда бервакыт минем яндагы урынга бик тынгысыз күрше эләкте. Гел генә аягыма баса башлады. Нәрсәдәндер ризасызлык белдереп сүгенде. “Домодедово”да трап янында ук мине кара “Волга” каршы алгач, аның ничек гаҗәпләнүен күрсәгез иде”, – дип сөйләгәне хәтеремдә миңа ул вакытта яшь оператив хезмәткәр булган һәм озак вакыт шундый җаваплы заданиене үтәгән чал чәчле полковникның. Хәер, акыллы пассажир комитетчыларга гына шәхси транспортны самолет трапы янына китерергә рөхсәт ителәгәнен шундук аңлый.
 
Әйтергә кирәк, Мәскәүдә кымызны дәүләт җитәкчеләрен саклау өчен җаваплы 9нчы Идарә хезмәткәрләре каршы ала. Алар сургутлы мөһернең сакланышын тикшереп, йөкне кабул итә. Уфадан озатып килүче хезмәткәр каршы алучылар белән бергә базага барып бераз ял иткәннән соң чираттагы рейс самолетында кайтырга чыга иде.
 
Бу операция шактый озак дәвам итте. “Девятка” хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Леонид Ильич кымызны көненә өч тапкыр – иртән, төшке аш вакытында һәм кичен бик яратып эчкән.
 
1982 елның 10 ноябрендә ил башлыгы вафат булды. Ләкин, Башкортстан кымызы аңа күпмедер вакыт гомерен озайтырга, дәүләт “руле” артында калырга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.
 
Көтелмәгән очрашу
 
Бу вакыйга 1985 елның маенда Ленинградта һәм минем өчен ул көтелмәгән хәл булды. Мин дәүләт әһәмиятендәге махсус операция барышында үземнең элекке сыйныфташымны, ә хәзер инде чит ил агенты – Сом Сомычны очраттым. Аның белән бергә геология-разведка техникумын тәмамлаган идек. Аның исеме һәм әтисенең исеме охшашлыгы өчен Семен Семенович дип йөртәләр иде. Ул вакытка чирек гасырдан артык вакыт узган иде инде. Мин дәүләт иминлеге органнарында хезмәт иттем һәм аның арытабангы язмышы турында берни дә ишеткәнем булмады.
Бу – Ленинградтагы КГБ идарәсенә минем хезмәт командировкасы иде. Шәһәргә чит илнең яшерен рәвештә махсус хезмәт эмиссары килүе турында хәбәр алынган. Безнең махсус хезмәтләр очрашуны әзерли башлады.
 
Идарәдә төбәккә беркетелгән Көнбатыш илләре эмиссарларын бик яхшы беләләр иде. Безнең чекистлар аларның СССРдагы һәр гамәлен игътибар белән күзәтә, аларның бер генә контакты да, бер генә маршруты да игътибардан читтә калмый иде. Аларның бер машинадан икенчесенә күчеп утыруы да, автобус яки метроны, такси алыштыруы да, югары класслы профессионаллар булсалар да, безнең чекистлардан качып котылырга ярдәм итмәде.
 
...Алдан ук ашыгыч хәрәкәт итәргә сәләтле оператив төркем булдырылды. Мин дә шушы төркем составына кертелдем. Чит ил кешесенең шәһәрдә булырга җыенган адреслары барланды.
 
Ниһаять, без көткән “кунак” килде. Аны инде аэропортта “каршы алдык” һәм бер арада “жучок” беркеттек. Ул уртача буйлы, бераз калынрак, яктылыкны саклаучы күзлек һәм ачык зәңгәр куртка кигән иде. Аркасында – рюкзак.
 
Объект, берничә таксины уздырып, буш автобуска кереп, шәһәр ягына таба кузгалды. “Московская” станциясенә барып җиткәч, метрога төште һәм үзәккә баручы поездга утырды. Сәгать эчендә берничә тапкыр хәрәкәт маршрутын үзгәртте. Тукталышларда берничә тапкыр вагоннан чыкты да, каршы як поездга утырып, килгән станциягә китте. Имеш, “эзен” югалта. Ә без “кунак” артыннан машинада бардык.
 
Ул вакытта тизйөрешле джиплар һәм кесә телефоннары юк иде әле. Эмиссарны озата баручы чекистлар белән үзара элемтә рация буенча саклана. Без – “Волга” машинасында һәм шәһәр буйлап зур тизлектә һәм юл хәрәкәте билгеләре белән исәпләшмичә хәрәкәт итүгә рөхсәт бар иде. “Кунак”ның маршрутын кабатлап һәм аның кая барганын аңларга тырышып, байтак вакыт урамнар буйлап артыннан йөрдек.
 
Космонавтлар проспектында кинәт “наружка”дан рация аша: “Без аны югалттык. Сигнал бар, ә аның үзен күрмибез”, дигән хәбәр алынды. “Табарга кирәк, эзләгез!” – дип кычкырды операция җитәкчесе булган полковник. Биш минут та үтмәде: “Без аны таптык!” – дигән хәбәр ишетелде.
 
Курьер “Союзпечать” киоскы артына кергән булган һәм үзенең курткасын шунда ташлаган булып чыкты. Аэропортта беркетелгән “жучок” шул киемдә иде. Без аны рюкзагы буенча гына таптык. Ә оператив төркем автомобильдә хәрәкәтен дәвам итте. Ниһаять, без бер “нокта”да очраштык. Кунак проспекттагы соңгы күпкатлы йорт янында туктады һәм кереп китте. Фатир номеры һәм хуҗаның исеме оперативникларда шик тудырмый иде инде. Урындагы чекистларга әлеге йорт хуҗасы үзенең “шикле” тәртибе аркасында күптән инде “эшкәртү”гә алынган иде.
 
Операция планында каралганча, без фатирга милиция хезмәткәре белән бергә кердек һәм андагыларның барысының да документларын күрсәтүләрен сорадык.
Мин “кунак”ка карадым һәм аны шундук таныдым. Бу – мин белгән Сом Сомыч иде. Ул да мине шунда ук таныды да: “Ә син нәрсә? Алар белән мени?” – дип сорады. Ә мин аңа: “Сәлам. Мин – хезмәттә”, дип җавапладым. Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде. Ләкин дәшмәде. Күзләрен читкә борды.
Әлеге көтелмәгән очрашудан соң минем кәефем кырылды. Башыма таяк белән суккан кебек булды. Күпме еллар үткәннән соң очраткан дустың чит ил шпионы булып чыксын әле! Тормышта әллә нинди көтелмәгән хәлләр була. Ләкин мин элекке дустым белән озак еллардан соң шулай очрашырбыз, дип уйламаган идем.
Килүенең максаты турындагы сорауга эмиссар: “Күрсәтелгән адрес буенча ниндидер китаплар калдыруымны сорадылар”, дип җавап биргән. Аның рюкзагында исә ул вакытта советларга каршы һәм безнең илдә тыю астында саналган иллегә якын китап ята иде.
 
Китапларны алу турында акт төзегәннән соң, “курьер”га илдән китәргә тәкъдим иттеләр. Ул, моңа, билгеле, бер каршылыксыз ризалашты. Ә чит илдән китапларны алучыга рәсми кисәтү игълан ителде.
 
Совет чорында чит илдә туганнары яки якын кешеләре булганнарга “кара тамга” салына иде. Операция йомгаклары буенча үткәрелгән киңәшмәдә мин үземнең әлеге чит ил “кунагы” белән кайчандыр дустанә мөнәсәбәтләрдә булуым турында хәбәр иттем. Полковник аларның бу турыда хәбәрдар булулары турында әйтте. Шуның өчен дә мине операциягә җәлеп иткәннәр. Көтелмәгән очрашуда мине күргәч, элекке сыйныфташымның үзен ничек тотачагын тикшереп карарга булганнар. Хезмәттәшләрем сөйләвенчә, Сом Сомыч инде күптән АКШта Силикон үзәнендә эшләгән улында яшәгән. Махсус хезмәтләрнең кайбер заданиеләрен үтәп, тамак туйдырырлык акча эшләп көн күргән. Аның Русиягә сәфәрләрен дә бушлай оештырганнар. Әлбәттә, миңа Сом Сомыч белән бәйле барлык серне дә ачмадылар. Бәлки, бу минем дустымны даими хезмәттәшлеккә җәлеп итү планының бер өлеше генә булгандыр, әйтә алмыйм.
 
Ә безнең яшьлектә истә калырдай вакыйгалар күп булды. Без бер тулай торакта яшәдек һәм укуның соңгы елларында хәтта дуслашып та киттек. Сом Сомыч минем кебек үк китап яратучы кеше иде. Тик мин нинди китапны да яратып укый идем, ә ул, нигездә, чит ил авторларын өстенрәк күрде. Аның бик тырышып инглиз телен өйрәнүе һәм мөмкинлек булганда чит ил кешеләре белән аралашырга тырышуы хәтердә калган.
 
Бервакыт шәһәргә Һиндстаннан делегация килде. Ул аларны көннәр буе озатып йөрде, шул рәвешле, аралашып телен камилләштерергә тырышты. Уңышлары белән бик горурлана иде. Стиль белән киенергә яратты. Аның әнисе универмагта сатучы булып эшләде һәм ул улын дефицит кием белән тәэмин итте. Сом Сомыч үзе турында югары фикердә иде. Әтисе бухгалтер булганга күрә, ул да математика геннарын аңардан мирас итеп алдым, дип мактана иде.
 
Хәтерлим, без аның өендә яңа, 1961 елны каршылаган идек. Яңа ел котлауларыннан соң радиодан акча реформасы турында хәбәр яңгырады. Кәгазь акчаларны алыштыралар, ә металл акчалар шул килеш калачак, әмма 10 тапкырга кыйммәтләнә, дип сөйләде диктор. Дустым каяндыр тимер акча тутырылган зур банка чыгарды. Ул әлеге хәзинәне өстәлгә чыгарып салды да санарга кереште. Болар бер, ике, биш тиенлек бакыр тәңкәләр иде. Шактый зур сумма килеп чыкты. Ул бәхетле иде...
 
Моннан берничә ел элек мин Уфада аның сеңлесен очраттым. Аны әле бик кечкенә чагыннан ук белә идем. Ул мине таныды да яныма килде. Мин Семен турында сораштым. Һәм аның туганнарының берсе белән дә аралашмавы турында ишеттем. Иң аянычлысы, алар да аның турында берни дә белми.
Ул елларда Совет чекистлары хезмәтендәге бер көнем менә шулай киеренке узды.
 
Кызганычка каршы, властька Борис Ельцин килү белән Русиядә чит илдән финансланган төрле фондлар һәм оешмалар барлыкка килде. Һәм бары тик ил Президенты итеп Владимир Путин сайлангач кына аларның чын йөзләре ачылды, мәкерле ниятләре фашланды. Ниһаять, илебез үз иминлегенә куркыныч тудырган чит ил куштаннарыннан арына башлады.

Марс ӘБДИЕВ.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас