Кичә сәгать кичке бишләрдә «Уфа-Инҗәр-Белорет» автомобиль юлының 195нче чакрымында «Лада Ларгус» һәм «УАЗ Патриот» маркалы автомобильләр бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм аның дүрт пассажиры һәлак булган, «Лада Ларгус»тан 2011 елгы тагын бер пассажир дәвалау учреждениесенә китерелгән. Башка автомобильдән пассажир һәм аның 3 яшьлек кызына медицина ярдәме кирәк булган.