+12 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
28 Июня , 12:10

Белорет районындагы фаҗига: корбаннар арасында яшь пар да бар

Шушы көннәрдә Белорет районында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелде.

Белорет районындагы фаҗига: корбаннар арасында яшь пар да барБелорет районындагы фаҗига: корбаннар арасында яшь пар да бар
Белорет районындагы фаҗига: корбаннар арасында яшь пар да бар

Һәлак булучылар арасында бер гаилә дә бар: яшь кыз, аның әнисе һәм армиядән яңа гына кайткан сөйгәне вафат булган. Кызның әтисе белән сеңлесе исән калган, әмма җәрәхәтләр алган.

«КП-Уфа» хәбәр итүенчә, 24 июньдә фаҗигагә берничә сәгать кала 22 яшьлек Анжелика әтисе Галим, әнисе Алена һәм 15 яшьлек сеңлесе Марина (балигъ булмаган кызның исеме үзгәртелгән) белән Белорет районының Тирлән авылыннан Уфага килгән. Алар шәһәр аэропортында армиядән хезмәтен тәмамлап кайткан 20 яшьлек Иванны каршы алган. Егет әти-әнисенә сюрприз ясарга теләгән.

Анжелика, аның туганнары һәм Иван 42 яшьлек Андрей идарә иткән «Ларгус» автомобилендә юлга чыккан. Бу Уфа белән Белорет районы арасында йөрүче такси булган. Машинада шулай ук юлчы буларак 23 яшьлек кыз да барган.

Уфа – Инҗәр – Белорет трассасында «Ларгус» автомобиле УАЗ «Патриот» белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң җиңел машина юл читенә очып чыккан.

Фаҗига урынында Анжелика, аның әнисе, сөйгәне Иван, такси йөртүче һәм юлчы кыз һәлак булган. Гаилә башлыгы Галим белән кече кызы Марина исән калган. Ир-ат җиңелрәк җәрәхәтләр алган, ә кыз күпсанлы тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.

УАЗ «Патриот» автомобилендә ирле-хатынлы пар һәм аларның ике кечкенә баласы булган. Аларның гомеренә хәвеф янамый.

Факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары юл һәлакәтенең барлык шартларын ачыклый.

Якыннары сөйләвенчә, Анжелика белән Иван күптән очрашкан, киләчәккә уртак планнар корган һәм гаилә төзергә җыенган. Иван армиядә хезмәт иткән вакытта Анжелика Тирлән авылындагы заказлар тапшыру пунктында эшләгән.

— Ул бик ярдәмчел, ачык күңелле, һәрчак елмаеп йөрүче кеше иде, — дип искә ала хезмәттәше.

Иван колледжда эретеп ябыштыручы һөнәренә укыган. 2025 елның җәендә армиягә чакырылган, шуңа күрә диплом алу тантанасына кайтып өлгермәгән. Дипломын аның урынына әнисе белән Анжелика алган. Хезмәт иткән чорда ул махсус хәрби операция зонасында да булган.

Якыннары әйтүенчә, Иван белән Анжеликаны бергә җирләячәкләр, ә Анжеликаның әнисе дә янәшәдә җирләнәчәк.

Фото: "КП-Уфа"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас