+24 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 июнь , 06:59

"Чегән дөресен әйтте"

"Гомер буе бер-беребезне сагынып яшәдек".

"Чегән дөресен әйтте""Чегән дөресен әйтте"
"Чегән дөресен әйтте"

Чегәннәр турында язасым килә. Хәзер аларны урамны сирәк күрәбез. Әмма бер вакыт алар урамда еш йөри иде, күршхәлек итә иде.

Мин аларны дөрес әйтә дип уйлыйм. Араларында төрлесе бардыр инде, акча эшләргә генә чыкканы да, чын дөресен әйтүче дә. 17 яшемдә миңа да чегән хатыны егетең белән арагызны дус кызың боза, аңа ышанма, дигән иде. Дустым - егетемнең туганы. Яшь чак бит кызык бит, ышанмадым.

Армиягә озатканда да миңа хәбәр иттермәгән, шунда да уйламадым. Егетем армиягә киткәч, миңа аның турында әллә ниләр сөйләделәр. Аңа да минем турында начар хатлар язганнар. Шулай егетем белән аралар бозылды. Еллар узгач кына дөреслек ачылды. Нишләп алай эшләдегез дигәч, нәрсәгә инде ул хәзер, әйбәт яшисең бит, диде ахирәтем.

Гомер буе сагынып яшәдек бер-беребезне, ул республиканың бер ягында, мин икенче башында. "Чегән" дибез дә ышанмыйбыз, нинди генә язмышлар юк бит, тыңлаган булсак, тормышлар икенче булыр иде.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас