+33 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Июля , 06:04

Син кем? Су анасымы? Җен кызымы?

"Дуслар белән балыкка барган идек".

Син кем? Су анасымы? Җен кызымы?Син кем? Су анасымы? Җен кызымы?
Син кем? Су анасымы? Җен кызымы?

- Әлеге гаҗәп хәлне миңа дус егет Ринат сөйләде. Төнге сәгатьләрдә дүрт егет, араларында Ринат та була, күлгә ятьмә салырга дип юл тоталар. Күлгә килеп җитәрәк, юл читендә басып торган бик чибәр, матур киенгән кызга барыбыз да игътибар иттек. Туктадык. Йөзе, күзләре, чибәрлеген тел белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Рульдә утырган иптәшебез ишекне ачып:
- Чибәркәй, бәлки сезне кирәк җирегезгә илтеп куяргадыр, кая барасыз бу вакытта? - дип сорады. Әмма кыз берни дәшми басып карап торуын дәвам итте. Шунда никтер кызның аякларына күз төште (ир-егет халкының гадәте дә шундый бит инде, баштан-аяк күз төшереп алу)... Шулвакыт кинәт руль артында утыручы егетебез ыңгырашып аңын югалтты. Кызның аяклары кешенеке түгел, ә алар урынына йонлы кәҗә яки сарык аяклары һәм тояклар иде. Шулай карашып торган арада машина йөртүчебез аңына килде, машинаны тиз генә кабызып, газга басты... 50-60 километр тизлек, 70, ә теге кызмы, җенме, су кызымы арттан йөгерүен дәвам итә. Юл начар булуга карамастан, 80-90 километр тизлек белән басарга туры килде, “кыз” шунда гына артта кала. Бик ерак китеп туктап, машинадан төштек, барыбызның да теле тотлыга, аяклары калтырый һәм берни дә аңламаган кыяфәт иде.

- Бу кем, нәрсәме? Балык тотарга баруны хупламаган су кызымы? Ә халык телендә бит су анасы балык белән туена дип сөйлиләр, бәлки ризыгын бүлешәсе килмәведер? Бу хәлләргә инде 6-7 ел үтте, шуннан соң дүртебезнең берсе дә балыкка бер тапкыр да барганы булмады.

Индира СӘЙФУЛЛИНА язып алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас