Илдар, алган заказларымны бүген эшләп бетерәм, эштән соңрак кайтачакмын, кичке ашны кызыбыз белән ашый торыгыз дип, хатынының иреннәреннән үбеп чыгып китте. Инде ничә еллар буе яшәп, иренең шулай соң кайтуына, заказларын вакытында үтәве аркасында, ай саен хезмәт хакына мул гына өстәлгән акчаларны кулларына бирүенә Лүзә күнегеп беткән инде. Шулай да, Илдары исән-сау өйгә килеп кермичә, аңа кайнар ашларын, эссе чәйләрен эчермичә, йокы бүлмәсенә үтә алмады. Менә бүген дә шулай. Илдарым озакламас, кайтып җитәр инде, дип, аш-су табынын әзерләргә кереште. Тәрәзә төбендәге радиоалгычын кабызды. “Юлдаш” каналыннан талгын гына башкорт халык көе агылды. Таныш көй аны өермәдәй бөтереп алды да балачакка алып китте. Лүзә дә кечкенә чагында радиодан моңлы көйләр тыңлап, аларга кушылып җырларга яратты. Әнисе исән булса, әле дә икәүләп җырларлар иде. Тик әнисе, кызчыкларын ятим калдырып, бу якты дөньядан бик иртә китте шул! Өч кыздан соң, малай алып кайтам, дип йөргәндә, язгы суыкта, кар суы белән ихатада идән келәмнәрен юып, үпкәсенә салкын тидергән. Туасы улын да үзе белән мәңгелек йортка алып киткән әнисе...
Әтиләре күрше авылдан бер апаны ике кызы белән алып кайткач, өйдәге радионы үз теләге белән кабыза алмады Лүзә. Үги ана апаларын балалар йортына илтеп тапшырды. Нәни Лүзә генә, канаты каерылган кош шикелле, үксеп елаудан шешенеп, өйдә калды...
Артык хафалы уйлануларданмы, кинәт кенә аның сул яктан күкрәк асты чәнчеп куйды... Лүзә үги әнисенә ияләшә алмыйча җәфаланды. Ә үги әнисенең ике кызы Лүзәләр йортында хуҗаларча кыяфәт чыгарып йөрделәр. Пешкән тавыкның ике боты алар кулында, яңа аертылган каймак та алар алдына ике касәгә бүлеп куела торган булды. Лүзә, әни назын әтисеннән эзләп, аңа сыенырга тырышты. Үги ананың холкын белгәнгә, әти кеше кызчыгына назын, җылылыгын бирергә базнат итә алмады. Бүредән курыккандай, хатыныннан шүрләп яшәде әтисе...
Лүзәнең башлангыч сыйныфка укырга керә торган елы иде. Үги әнисе Талибә аның сабый кулларына шәл бәйли торган энәләр китереп тоттырды. Үзе баш өстендә авыр йодрыкларын төйнәп, төкрекләрен чәчә-чәчә ятимәне шәл бәйләү алымнарына өйрәтә башлады.
– Әрәмтамак, эшләп ашарга өйрән! Күпме сине карарга була! – дип, ярсып-ярсып җикеренде үги ана. Гаҗизлектән күз яшьләре кызның битләре буйлап итәгенә тама, күзләрне томалый. Шул чагында шәлнең ялгыш бер күзе төшеп калса, анда инде өйдә тормалы түгел. Андый вакытларда Лүзәнең күз алдына әнисенең ак йөзле чырае, ягымлы карашы килеп баса да, елама, кызым, елама, дигән кебек тоела. Җиде яшендә кечкенә Лүзәнең нәни генә йөрәге таш булып катты. Күзләреннән кайнар яшьләре күренмәс булды. Ул – еламаска өйрәнде...
Беренче сыйныфны тәмамлаган елны Җиңү бәйрәменә укудан соң калып әзерләнделәр. Лүзә төннәр буена да мәктәптә булырга риза: бары тик өйләренә генә кайтмаска. Укытучы апалары Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен сәнгатьле итеп укып күрсәтте дә Лүзәнең клуб сәхнәсендә шушы шигырьне яттан сөйләячәген әйтте. Шигырьне яттан сөйләячәк Лүзә, сөйләячәк! Мәктәптә үк ятлап куячак, чөнки өйдә аңа шигырь ятлап утырырга ирек юк: кичә бәйли башлаган шәлен тәмамлыйсы, ихата-курадагы кош-кортларга җим бирәсе, көтүдән бик ашкынып кайтырга теләмәгән сыер, сарыкларны җыеп аласы бар...
Клуб сәхнәсе төрле төстәге шарлар белән бизәлгән. Залның халык белән шыгрым тулылыгын, яшел чаршауның көя ашаган урыны аша күрде Лүзә. Әнә, иң алгы рәттә башын аска иеп әтисе утыра.
“Эх, күпме кеше алдына чыгып шигырь cөйләячәкмен, тик матур күлмәгем белән туфлием генә юк! Әтием эшләп акча кайтарып тора, минем бәйләгән шәлләремне күрше авыллардан да килеп, үги әниемнән сатып алалар. Тик ул акчаларга Талибә әни үзенең кызларын киендерә. Миңа алардан иске-москылар гына кала. Тизрәк үсеп, эшкә керим дә, үземә дә, әтиемә дә, балалар йортындагы апамнарга да гел матур күлмәкләр алып кидерермен әле!” – дип ачынды нәни кыз...
Менә Лүзә сәхнә уртасында. Талгын гына көй агыла. Кайда ишетте соң ул шундый да моңлы көйне, кайда?! Таныды, таныды, әнисе яратып җырлаган “Герман көе” бит бу!.. Хәзер, хәзер, әнием, башымны синең җылы күкрәгенә салыйм да:
– Мин яшисем килә, әнием, җибәр,
Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...
– Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,
Йом күзеңне, күзең күрмәсен!
Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...
Палач тереләй җиргә күммәсен!..
Лүзә шигырьнең соңгы юлларын сөйләгәндә, залдагы апа-абыйларның күз яшьләрен тыя алмыйча елап утыруларын күрде. Шигырьне укып бетүгә, әтисе сәхнәгә якынлашты да, кызын чакырып, көчле кулларына алып, итәгенә утыртты. Аның да газаплы ачынудан барлыкка килгән күз төпләрендәге тирән буразна-сөрентеләренә яшьләре килеп тулган да, кая таба агып китәргә белмичә, җыелышып тора иде. Менә нинди була икән әти куллары! Әтиемнең куллары да, әниемнеке төсле, җылы, йомшак икән бит!
...Кайнап чыккан сыбызгылы чәйнекнең кискен тавышы балачакның ачы истәлекләренә чумган Лүзәне сискәндереп җибәрде. Туйларына апасы бүләк иткән чынаякка чәй ясап алды. Әмма яшь хатынның истәлекләрдән өшегән йөрәген кайнар чәй дә җылыта алмый иде шул. Авыр һәм михнәтле балачагын күпме еллар онытырга тырышып караса да, йөрәк түрендәге хатирәләр, күкрәк астын чәнчеп-чәнчеп, тагын да әллә кайлардан калкып чыга торды...
Алтынчы сыйныфның беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамласалар, сыйныф җитәкчесе Уфа шәһәренә алып барачагын белдерде. Лүзә, мәктәптән кайткач, әтисе белән үги әнисенә Уфага барачакларын, кино карап, туңдырма ашаячакларын, аның өчен акча кирәк булачагын әйтте. Үги әнисе, нигә генә апаңнар янына илтеп ыргытмаганмын икән, дип акырына башлады. Әтисе, ярый, күрше апаңа әйтермен, ун сум биреп торыр сиңа. Эшләп түләрмен шунда, дигәч кенә, бераз тынычланды үги әнисе.
Иске, тузып беткән, бернинди җылысы калмаган зәңгәр пальтосының уң як кесәсенә салган ун сум акчасын Лүзә кулына бияләен кимичә тотып барды. Шәһәрдә кино карау, ак булка белән чәй эчү бушлай булды. Башка балалар тау шуганда, Лүзә шумады. Курыкты, я кесәсендәге акчасы төшеп калыр, әтисенә вакламыйча, тулаем кайтарачак. Аннары күрше апага кертеп бирәчәкләр. Үги әни дә, бәлки, шатланыр. Әнә бит, күрше ападан акча алып торган өчен, иртәгә Уфага китәсе дигән төнне дә, әтисенә әллә нинди җирәнгеч сүзләр әйтеп, йокы бирмәде. “Бетең белән түләргә уйлыйсыңмы, эшләгән акчаңның бер тиененә дә тотынмыйсың, үзем кәнсәләргә барып алачакмын”, – дип җикеренде Талибә әнисе. Әтисе бу сүзләргә түзә алмыйча, таң беленгәнче, кышкы салкында ихатада йөреп төнне үткәрде...
Эчеп бетермәгән чәйле чынаягын кулына алып, Лүзә тәрәзә буена килде. Әле күптән түгел генә алыштырган затлы челтәрләрен ике якка аерып, урам ягына карашын төбәде. Тышта караңгы. Әнә күк гөмбәзендә болытлар белән узыша-узыша тулган ай йөзә. Үз йортында хуҗа була алмагач, үги ананың җан өзгеч кабахәт сүзләрен ишетмәс өчен, төнлә ихатада йөрергә мәҗбүр булган әтисе дә ай, йолдызларны минем кебек күзәтте микән?!
Кесәсендәге ун сум акчаны тулы килеш Уфадан уратып алып кайтты Лүзә. Өйгә кайтып кергәч, кайчандыр зәңгәр төстә булган пальтосын стенадагы чөйгә элеп куйды да, түр якка үтте. Үги әнисе чәй табыны әзерләп йөри. Әтисе эштән кайтып кергәч, Лүзә пальто кесәсеннән ун сум акчаны алып, әтисенә бирим дип кесәсенә тыгылса, акчадан җилләр искән... Лүзә нәрсә эшләргә дә белмичә үги әнисенә борылып карады, тегесе ач бүре улагандай:
– Әнә, хайваның акчасын югалтып кайткан. Бер атна эчендә өч шәл бәйләп сатарсың, ун тәңкәлек булыр, – дип, Лүзәнең башына тондырды. Юк, еламады Лүзә. Ул инде хәзер елый алмый иде...
Сигезенче сыйныфны тәмамлаган Лүзәне икенче апасы, кайтып, Уфага алып китте. Документларын һөнәрчелек училищесына илтеп тапшырдылар. Укуны тәмамлаганчы дүрт кыз белән тулай торакта яшисең икән, алай гына түгел, өч тапкыр училище ашханәсендә ашатачаклар да әле.
Ашханә училищедан йөз илле метр ераклыкта. Төркем-төркем ашарга йөрелә. Авылдан алып килгән үкчәсез җиңел аяк киеме белән кырпак вакытта ашарга баруы әллә ни кыен түгел иде дә, арытаба аның да башлары тишелеп бетеп, атлаганда аяк очы алга чыга-чыга җәфалый башлады. Иң кыены – кыш, яз айлары. Чарасыздан бергә яшәгән бүлмәдәш кызларның ашханәдән кайтуын көтеп утырырга мәҗбүр булды Лүзә. Араларыннан кайсысы иртәрәк кайта, шунысы аңа итекләрен биреп торды.
...Чибәр ханымның балачак рәнҗешләрен уртаклашырга, киметергә теләгәндәй, күк гөмбәзе төсле зәңгәр сөрмәле күзләренә тәрәзәдән тулы ай баккан... Ә ул рәнҗешләр күңелдән һаман да җуелмый. Башлары тишелеп беткән җиңел аяк киеменә кереп тулган зәмһәрир кышның боздай салкын карлары һаман эри алмый...
Резеда Шакирова.